news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Татарстан күпмилләтле Россия үсешенә мөһим өлеш кертә

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе республика халкын Россия көне белән тәбрик итте.

Андрей Кондратьев: Татарстан күпмилләтле Россия үсешенә мөһим өлеш кертә

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстан күпмилләтле Россия үсешенә мөһим өлеш кертә, диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгатендә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән сезне илебезнең төп бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйм!» - диелә мөрәҗәгатьтә.

12 июнь датасы хаклы рәвештә барлык россиялеләрнең патриотик берләшүе нәтиҗәсендә ирешелгән бүгенге Россиянең иминлеге һәм куәте символы санала.

«Безнең республика күпмилләтле Россиянең социаль-икътисади һәм рухи үсешенә мөһим өлеш кертә. ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә без моңа янә инандык», - дип искәртте Андрей Кондратьев.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, быел Россия көне илебезнең Төп законына төзәтмәләр буенча тарихи тавыш бирүгә әзерлек эшләре төгәлләнгән вакытка туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100