news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев сайлаучыларны коронавирустан саклау тәртибен күрсәтте

Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү вакытында сайлау участокларына килүчеләргә битлек, перчатка һәм ручка бирәчәкләр.

Андрей Кондратьев сайлаучыларны коронавирустан саклау тәртибен күрсәтте
Рамил Гали

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү чорында сайлаучыларны коронавирус инфекциясеннән саклау чараларын тәкъдим итте.

«Хәзерге вакытта республика буенча участок сайлау комиссияләрендә контроль тикшерү уздырабыз. Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләре дә үтәләчәк. Бу процедура тавыш биргәндәге кебек үк булачак, бары тик тартмалар дезинфекцияләү сыекчалары белән эшкәртеләчәк. Көн дәвамында биналарны дымлы чүпрәкләр белән җыештырачаклар һәм тулысынча эшкәртәчәкләр», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев.

Ул «участокка шәхси саклану чараларыннан килү яхшырак була», диде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, сайлау участокларында кешеләр төркеме бүленәчәк. Сайлаучылар бер ишектән керәчәк, ә башка ишектән чыгачак.

Шулай ук сайлау участокларында дезинфекцияли торган келәмнәр, антисептиклар булачак, дистанция саклау өчен 1,5 метр аралыкта билгеләр ясалачак, ә яшерен тавыш бирү кабиналарында алгы пәрдә булмаячак. Тагын бер яңалык — тавыш бирүдә катнашучы кеше паспортын сайлау комиссиясе әгъзасы кулына бирмәячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100