Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьев Дәүләт Советына өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәсен әйтте
Азино округы буенча иң күп тавышны Эмиль Хөснетдинов, Студенческий округы буенча — Ренат Сибгәтуллин җыйган.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ике округ буенча өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәсен әйтте.
17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән, Татарстанда параллель рәвештә җирле үзидарә органнарына, Азино һәм Студенческий округлары буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.
«Якынча мәгълүматлар буенча, Азино округында өстәмә сайлауларда сайлау хокукына ия булучыларның 57,9 проценты катнашты. Эмиль Хөснетдинов 55,01 процент, Руслан Христофоров — 15,1 процент, Венера Нәгыймова — 14,5 процент, Семен Грицев — 13,6 процент тавыш җыйды», — диде Андрей Кондратьев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда Студенческий округы буенча сайлаучыларның 83,2 проценты катнашкан. Ренат Сибгәтуллин 63,6 процент, Динар Әюпов — 12,1 процент, Артем Балобанов — 11,5 процент, Рәшид Мәүлиев — 11,1 процент тавыш җыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз