news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Бюллетень җитмәсә дә, сайлаучыларның фикере исәпкә алыначак

Башлангыч исәпләүләр буенча, бүген алдан тавыш бирү участокларына республикада яшәүче 400 меңнән артык кеше киләчәк.

Андрей Кондратьев: Бюллетень җитмәсә дә, сайлаучыларның фикере исәпкә алыначак
Владимир Васильев

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Сайлау участогында бюллетеньнәр беткән очракта да, «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең  барлык татарстанлыларның фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирә торган махсус процедурасы бар. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Без бердәм исемлек буенча – 400 мең, бермандатлы округлар буенча да шуның кадәр үк бюллетень бастырдык. Әгәр бюллетеньнәр бетсә, бездә сайлаучыларның фикерләрен исәпкә алу процедурасы каралган», - диде Андрей Кондратьев.

Праймеризны оештыру комитет рәисе, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина моңа кадәр хәбәр иткәнчә, алдан тавыш бирү көнендә участокларга 400 мең кеше килер дип көтелә.

Бу фараз белән Андрей Кондратьев та килеште. «Татарстан өчен 400 мең тавыш бирүче – барлык сайлаучыларның нибары 13 проценты гына. Татарстанда әлеге чикне узарбыз дип уйлыйм», - дигән фикере белән уртаклашты «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

Татарстанда праймериз нәтиҗәләре буенча хакимият партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100