Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьев: «Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим»
Участокларда күрелгән саклагыч чаралар Россиядә беренче тапкыр кулланылган.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең тарих китапларына кереп калачагына шикләнмәвен әйтте.
«Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим. Участокларда күрелгән саклагыч чаралар Россиядә беренче тапкыр кулланылды. Бездә шәхси саклану чараларының 10 процентлы запасы бар. Без берничә сәгать дәвамында бу запасны республиканың теләсә кайсы участогына күчерә алабыз. Бу 10 процентлы запас һәр районда бар, алар районның үзәк даруханәсендә саклана», — диде Андрей Кондратьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз