Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьев блогерларны Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырды
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе быел күзәтүчеләр арасында йөз блогерның катнашуын әйтте.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау барышындагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Ул комиссиянең экспертлар советына блогерларны да катнашырга чакырды.
«Иҗтимагый күзәтүчеләр арасында йөз блогер катнашты, алар республика Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырылды. Республикада көн саен сәяси партия һәм кандидатлардан 16 мең күзәтүче эшләде. Татарстанның барлык сайлау участоклары видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырылган иде», — диде ул.
Кондратьев өченче сайлау кампаниясендә катнашкан блогерларга рәхмәт белдерде. «Алар репортажлар алып барды. Экспертлар советы соңгы елда сайлау системасы өчен этәргеч бирә торган мәйданчыкка әйләнде», — Андрей Кондратьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз