news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев берничә көн тавыш бирүнең нәтиҗәлелеген әйтте

«Татарстанда сайлау активлыгын исәпкә алып, ничек инде бөтен кешенең бер көнне берьюлы агылуына юл куйыйк?! Бу кирәкми, бу куркыныч, бу зыянлы», — диде.

Андрей Кондратьев берничә көн тавыш бирүнең нәтиҗәлелеген әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев берничә көн тавыш бирү әһәмияте турында сөйләде. Бу хакта сүз Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә барды.

«Коронавирус әле беркая китмәде. Татарстанда сайлау активлыгын исәпкә алып, ничек инде бөтен кешенең бер көнне берьюлы агылуына юл куйыйк?! Бу кирәкми, бу куркыныч, бу зыянлы. Әле беркемнең миңа „Юк, Андрей Станиславович, сез хаклы түгел“ дигәне юк», — диде.

Андрей Кондратьев, бүген участоклар ачылуга ук, янәсе, күзәтүчеләргә комачаулый башлаулары турында сүз чыкканын да әйтте. 

«Имеш, бер генә көн кирәк булган. Күзәтүчеләр институты ул — күзәтергә генә килүчеләр түгел, ул тулы бер институт, иҗтимагый оешмалар, партияләр дә шушы кешеләрне әзерләргә тиешле тулы бер сәясәт. Әгәр көчле партия икән моны башкарып була. Җиде көн эшләдек без моңарчы, өч көн генә участокларда күзәтүне тәэмин итеп була инде», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100