news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Каргинов “Ефәк юлы-2018” йөк машиналары зачетында җиңде

Камазлылар Айрат Мәрдиев белән Антон Шибалов икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Андрей Каргинов идарәсендәге “КАМАЗ-Мастер” командасы экипажы “Ефәк юлы -2018” ралли-рейдының йөк машиналары зачетында җиңүгә иреште. Спортчы беренче тапкыр “Ефәк юлы” җиңүчесе булган. Бу хакта ярышлар матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ефәк юлы”ның Липецк-Мәскәү җиденче этабы буенча иң яхшы нәтиҗәгә Mammoet Rallye Sport командасыннан голландияле Мартин ван ден Бринк иреште. Аннан соң камазлылар Эдуард Николаев белән Дмитрий Сотников килде. Бишенче этап җиңүчесе Антон Шибалов  - дүртенче, ә Андрей Каргинов бишенче булды. Бу урыннар ярышларның йомгаклау нәтиҗәсенә йогынты ясамады.

Генераль классификациядә Айрат Мәрдиев белән Антон Шибалов икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Дүртенче һәм башенче урынга Сергей Куприянов белән Эдуард Николаев чыкты. “Ефәк юлы-2017” җиңүчесе Дмитрий Сотников тугызынчы булып килде.

  • “Ефәк юлы-2018” ралли-рейдының икенче өлеше сентябрьдә Кытай территориясендә узарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100