news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Каргинов: "Африка узышларында тизлек "Дакар"га караганда югарырак"

"КАМАЗ-Мастер" командаларына 30 градус эсселектә дә узышырга туры килгән.

Андрей Каргинов: "Африка узышларында тизлек "Дакар"га караганда югарырак"
Султан Исхаков

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «КАМАЗ-Мастер» узышчысы Эдуард Николаев «Дакар» ралли-марафонында җиңгән көндә, команданың Андрей Каргинов җитәкләгән тагын бер экипажы «Африка Эко Рейс» узышларында йөк машиналары арасында беренче булды. Андрей Каргинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге ярышларның үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Көньяк Америкада «Дакар» ралли-марафоны барган көннәрдә үк, без «Африка Эко Рейс» узышларында көч сынаштык. Старты да, финишы бер үк вакытта иде һәм «КАМАЗ-мастер» тамашачыларына бер көндә икеләтә бәйрәм бүләк итә алды», – ди Андрей Каргинов.

Команда экипажлары кайда гына булса да, бер-берсенең хәле белән кызыксынып тора икән. Команда рухын сакларга ерак аралар да киртә була алмый.

«Безнең көн «Дакар» нәтиҗәләрен белүдән, аларныкы Африкадагы узыш турында хәбәрләрдән башланды. Узышка килгәндә, яхшы тәэсирләр калдырды. Дөрес, трасса катлаулы иде. Авырлыклары да җитәрлек булды. Кайбер участокларда ком каршылыкларын ерып чыгу өчен бар булган осталыкны эшкә җигәргә туры килде. Иң мөһиме, Татарстанга Африкадан зур җиңү белән кайту насыйп булды. «Африка Эко Рейс» ярышлары «Дакар»дан ни белән аерыла, дисезме? Һәр ярышның үз авырлыклары һәм җиңел яклары була. Бездә, мәсәлән, иң югары тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр җиткерү рөхсәт ителсә, Көньяк Америкада ул 140 чакрым гына. Һава торышы да аерыла. Бездә, мәсәлән, максималь һава температурасы 30 градуска җитте. Төннәрен инде сизелерлек суыта иде», – ди узышчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100