news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Каргин “Дакар-2012” раллиеның III этабында финишка 3 нче килде

“Iveco”да италияле Мики Бьязьон экипажы - беренче

(Чаллы, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Аргентинада “Дакар-2012” трансконтиненталь марафонының III этабы тәмамланды. Ул Сан Рафаэль – Сан Жуан маршруты буенча 208 км озынлыктагы участокта узды.

“Дакар-2012” раллиеның III этабында финишка “Iveco”да италияле Мики Бьязьон экипажы беренче килде. Икенче урынны, лидердан 1 минут 9 секундка калышып, “КАМАЗ”да Казакъстанның Артур Ардавичус экипажы яулады. Финишка өченче булып Россия спортчылары - “КАМАЗ”да Андрей Каргинов экипажы килеп җитте һәм ул раллиның бүгенге этабы лидерыннан нибары 2 минут 19 секундтка калыша. Россиянең “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты Эдуард Николаев экипажы 11 нче булып килде: вакыты – 15 минут 33 секунд. Аның артыннан ук россиялеләрнең тагын бер экипажы - Айрат Мәрдиев командасы лидердан 15 минут 42 секундка калышып килде. Россиялеләрнең “сугышчан техничка”сы пилот Илгизәр Мәрдиев идарәсендә лидердан 32 минут 54 секундка соңрак 20 нче булып җитеште.

“Дакар-2012” раллиеның III этабыннан соң йөк машиналарының гомуми зачетында лидер алышынып, “КАМАЗ”да Казакъстанның Артур Ардавичус экипажы булды.

Искәртеп үтәбез, Россия командасы өчен Чаллыдан “Дакар” раллиенда берничә тапкыр беренчелекне алган легендар “КАМАЗ-Мастер” командасы пилотлары ярыша. Командага 4 экипаж керә: аларның өчесе ярышта, берсе техник ярдәм максатларында катнаша. Пилотлары - Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев һәм Андрей Каргинов, техник ярдәмдә Илгизәр Мәрдиевнең тәҗрибәле экипажы. Яшь экипажларда штурманнар буларак Сергей Савостин, Айдар Беляев һәм Андрей Мокеев бара; Илгизәр Мәрдиевтә штурман - Вячеслав Мизюкаев; механиклар - Владимир Рыбаков, Антон Шибалов, Игорь Девяткин, Сергей Сотников.

Раллиның IV этабына старт Мәскәү вакыты белән 19.58 сәгатьтә биреләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot