news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Андрей Фурсенко: “3–4 елдан соң Россиядә студентларның саны ике тапкыр кимиячәк”

Министр фикеренчә, демографиягә бәйле проблема Россиянең югары мәктәбе структурасы, белгечләр әзерләүгә таләпләрнең үзгәрүенә китерәчәк

(Казан, 30 октябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). 3–4 елдан соң Россиядә студентларның саны ике тапкыр кимиячәк. Бүген РФ фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко Казан дәүләт университеты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында әнә шулай дип белдерде.
Андрей Фурсенконың сүзләренә караганда, әгәр 2006 елда Россия мәктәпләрен 1 миллион 300 мең кеше тәмамласа, 2012 елда аларның саны 700 меңгә калачак. “Бу – без белгечләр әзерләү, югары мәктәпкә яңача карарга тиеш дигәнне аңлата”, – диде министр.
“Шунысы көн кебек ачык, югары уку йортларының саны Советлар Союзы белән чагыштырганда берничә мәртәбә артуы берни белән дә дәлилләнмәгән. Әлбәттә, бүген яңа икътисад, яңа дәүләт өчен, безгә демографиягә бәйле проблемалар һәм бөтен дөньяда конкуренция алып барырга тиешлегебезне исәпкә алып, яңа югары мәктәп кирәк, – диде А.Фурсенко. – Без Россия вузларын тәмамлаучылар бу дөньяда үзләрен ышанычлы хис итсеннәр өчен барысын да эшләргә тиеш. Россия предприятиеләре башка илләрдә вуз тәмамлаган кешеләрне эшкә алуны өстен күрүгә бәйле вәзгыятьтән качарга кирәк”.
Россия мәгариф һәм фән министры ассызыклап үткәнчә, ил җитәкчелеге тарафыннан Россиянең югары мәктәбен реструктурлаштыру буенча чаралар күрелгән. Мисал өчен, Мәскәү һәм Санкт–Петербург дәүләт университетларына аерым статус бирү, федераль университетлар, шул исәптән милли–тикшеренү университетлары булдыру турында карарлар кабул ителде. Фурсенконың сүзләренә караганда, аерым статус бирелгән университетлар “безнең югары мәктәп нигезенә таш булып ятачак”. Мондый университетлар күп булмаячак. Без бер университетны да ябарга, кыерсытырга теләмибез, әмма объектив вәзгыять шундый – бер миллион Олимпия чемпионы була алмый бит”, – дип ачыклык кертте министр.
Андрей Фурсенко Россия вузларының Халыкара рейтингларда әйдәп баручы позиция биләмәвенә зарланды. Министр бөтен дөньяда хөрмәт казанган Кытай мәгариф системасын уңай мисал итеп китерде. “Без барлык параметрлар буенча Россия мәгарифе һәм университетларына мөнәсәбәт башка илләрнең университетларына булган мөнәсәбәттән ким булмасын өчен барысын да эшләргә бурычлы”, – дип ассызыклады ул.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100