Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Егоров Казан бистәләрендә рейд уздырды
Андрей Егоров Казан бистәләрендә рейд уздырды
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык комитет рәисе Андрей Егоров, теркәлмәгән чүплекләрне бетерү нисбәтеннән, рейд белән Казан бистәләренә чыкты. Беренче булып ул Авиатөзелеш районындагы Северный бистәсендә булды.
"Бистәләрдә чүп аеруча күп җыела. Башка ташлар урын булмаганга, халык башта аны чокырларда ташлый иде. Хәзер исә монда барлыгы 50 чүп контейнеры бар. Һәм алар тиешенчә кулланыла. Чүплекләр тулып ятмый", - диде Андрей Егоров.
Бистәдәге чүплекне җыештыруны "Чиста шәһәр" ширкәте башкара. Аның генераль директоры сүзләренчә, моннан көн саен 1400-1500 тонна чүп чыгарыла. Бу узган ел белән чагыштырганда, 100 тоннага күбрәк. Биредә "ISUZU" маркалы чүп җыю машиналары эшли.
"Әлегә без халыкка бушлай хезмәт күрсәтәбез. Халык беренче чиратта хезмәтне ихтирам итсен һәм, чисталыкны күрсен иде", - ди "Чиста шәһәр" компаниясенең генераль директоры Ильяс Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, бушлай хезмәт күрсәтү 7-8 ай дәвам итәчәк.
Гомумән, Авиатөзелеш районында барлыгы 10 бистә бар. Казан буенча исә аларның саны якынча 60лап исәпләнә.
Северный бистәсенең бер өлеше чиста җыештырылган һәм чүп контейнерлары төзелгән булса, моннан ерак түгел генә зур чүплек тә бар. Рейд барышында монда да чисталык булачак, дип вәгъдә бирелде.
Казан Башкарма комитеты санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү максатын күздә тота. Быел Башкарма комитет тарафыннан 280 теркәлмәгән чүплек барлыгы ачыкланган. Аларның 120се бетерелгән.
"Бистә" программасы нигезендә муниципаль бюджет хисабына тагын 137 бункер алыначак һәм 113 контейнер мәйданчыгы төзелер дип фаразлана.
Узган ел чүп җыючы 35 яңа машина һәм 10 бункер алынган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз