Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Большаков: Мин бүген үз участогымда чират күрдем
Exit-pool нәтиҗәләре буенча, Татарстанда беренче көндә сайлау буенча активлык зур булган. Икенче көн сайлау күрсәткече кимрәк, өченче көнне кабат тавыш бирергә килү күрсәткече югары.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршында иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы җаваплы секретаре Андрей Большаков бүген үз сайлау участогында чират күргәнен әйтте.
«Сайлау белән бәйле төрле чаралар күп булды. Бу яшьләрне кызыктыра, җәлеп итә. Мин бүген үз участогымда кабинкаларга чират күрдем. Вахитов районы Кремль урамындагы участок ул. Комиссия төгәл эшләде, төгәллек үтәлде», — диде Большаков Бердәм мәгълүмат үзәгендә.
Ул Татарстанда өч көн тикшеренүләр буенча республика алда барганын искәртте. «Exit-pool нәтиҗәләре буенча, Татарстанда беренче көндә сайлау буенча активлык зур булган. Икенче көн сайлау күрсәткече кимрәк, өченче көнне кабат тавыш бирергә килү күрсәткече югары», — диде белгеч.
VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау 17, 18. 19 сентябрьдә узды. Шулай ук, Азино һәм Студенческий округлары буенча VI чакырылыш Дәүләт Советына да өстәмә сайлау узды. Шулай ук, Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын да өстәмә сайлау үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз