Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Большаков: "Кырым Россия составында - бу инде бөтенләй икенче Россия Федерациясе"
Белгеч фикеренчә, ярымутрау халкының Россия составына керүдән көткән өметләре акланган
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Максим Кирилов). Федераль бюджеттан Кырым һәм Севастополь үсешенә салынган акчалар тиздән үзләрен аклаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә КФУ карамагындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессия мәсьәләләре буенча Экспертлар советының җаваплы сәркатибе, сәясәт фәннәре докторы, профессор, КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков хәбәр итте.
Искәртеп узабыз: бүген 17.00дә Казан үзәгендәге Меңьеллык мәйданында Үзәк стадион янында Кырым белән Севастопольның Россия составына керүенә багышланган митинг-концерт була. Нәкъ 2 ел элек Кырымның Россия составына керүе 18 мартта Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында имзаланган дәүләтара килешү белән теркәлде. Шуңа бәйле рәвештә, "Татар-информ" агентлыгы Татарстанның танылган җәмәгать-сәясәт эшлеклеләренә әлеге вакыйгаларның әһәмиятен бәяләүне үтенеп мөрәҗәгать итте.
"Кырымның Россия белән кушылуы - бу, әлбәттә, шактый уңай күренеш. Ярты гасырдан соң югалткан ярымутрауны кире кайтара алдык. Бу бик тә әһәмиятле, чөнки Кырым мәсьәләсе - ул, гомумән, Россиянең бердәйлек мәсьәләсе, - диде Андрей Большаков. - Кырым безнең өчен рус даны территориясе санала. Бу тарихи мизгелне дә истә тоту зарур. Барлык Россия документлары, илкүләм сәясәт стратегиясе буенча гражданнар бердәйлеген булдыру бурычы куелган, бу яңа ил формалаштыру һәм аның чикләрен киңәйтү күзлегеннән бик әһәмиятле мизгел. Кырым Россия составында - бу инде бөтенләй икенче Россия Федерациясе".
Белгеч фикеренчә, ярымутрау халкының 2 ел элек Россия составына керүдән көткән өметләре акланган. Шул ук вакытта бер территорияне бөтенләй үзгә икътисади системага кушкан вакытта туа торган кайбер кыенлыкларны да истән чыгармау зарур.
"Кырымның инфраструктурасы әлегә кадәр үстерелмәгән. Элек башка төбәк бюджетына киткән акчалар Кырым бюджетына китәчәк дип фаразларга була. Ярымутрауның бюджеты Украина хакимияте вакытындагыдан 5 тапкыр арткан. Акчаның артык булмавы аңлашыла. Ә бу акчаны кемнәндер алып, Кырымга бирәләр дигән сүз. Әмма, минемчә, бу үзен тулысынча аклаячак, чөнки тәртипкә китерелергә тиешле танылган шифаханәләр бар. Барлык шифаханәләр дә тулысынча эшли башлагач, бүленгән акчалар Россия бюджетына тулысынча кайтыр дип уйлыйм. Шуңа да хәзер Кырымга ярдәм итәргә, сәнәгатьне торгызырга, яңа эш урыннары булдырырга һәм аннары гына "бюджет купоннары"н җыя башларга кирәк", - дип аңлатты Большаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз