Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Большаков Конституциягә төзәтмәләр турында: Батырлар истәлеге сакланырга тиеш
Илнең Төп законына тарихи дөреслекне саклау турындагы пункт кертеләчәк.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россия халкы кылган батырлык онытылмаска, аның турында истәлек буыннан буынга тапшырылырга тиеш, Конституциягә тарихи дөреслекне саклау турында төзәтмә нәкъ менә шуның өчен кирәк. КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.
«Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан торган саен ераклаша барабыз. Тиздән Бөек Җиңүнең — 80, аннары 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, ул чагында инде ветераннар калмаячак. Киләсе буыннар без горурлана торган әлеге истәлекне тапшырырга һәм барлык әйберләр без күнеккән рәвештә калсын өчен тырышырга тиеш», — диде галим.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый төзәтмәнең кертелүе — буыннарның күчүчәнлеге күрсәткече.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы законны хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз