news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Большаков дебатларның форматын үзгәртергә тәкъдим итте

Җиде кеше катнашында узган дебатлар исә ызгыш-талашка гына китерә, дип саный сәясәт фәннәре докторы.

Андрей Большаков дебатларның форматын үзгәртергә тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова).  “Дебатларның кызык вакытлары да булды, әмма сайлаучы дебатларны карап, үз кандидатын сайлап алу дәрәҗәсенә кадәр без әле үсмәдек. Шуңа да дебатларның форматын үзгәртергә кирәк”, - дигән фикердә сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков.

Аның фикеренчә Россия Президентын сайлаулар алдыннан булган дебатларда бары ызгыш-талпаш, кандидатларның бер-берсенә пычрак атуы һәм битләренә су сибүе генә истә калган. Болар барысы да алдан планлаштырылган булырга да мөмкин, дип фаразлый сәясәт өлкәсендәге белгеч.

“Берничә минут эчендә  кандидатлар үзләренең сайлау алды программасын сөйләп бетерергә ашыга. Билгеле инде, бу мөмкин эш түгел. Чыгыш азагында исә алар лозунгларын әйтеп, сайлаучы хәтерендә калырга тиеш. Әмма сайлаучылар чыгышның азагына кадәр карап бетерәме икән”, - ди  Андрей Большаков.

Дебатларның яңа форматын ул кандидатлар  кара-каршы, ягъни икәү генә уздыруда күрә. Җиде кеше катнашында узган дебатлар исә ызгыш-талашка гына китерә, дигән фикердә белгеч. 

news_right_1
news_right_2
news_bot