news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Белоусов: "Татарстан өч кластерда үсте: нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис"

РФ Президенты ярдәмчесе VIII Самара төбәкара икътисадый форум кысаларында шундый фикер белдерде

  (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы өч кластерда үсте: нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис". Мондый фикерне бүген Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе  Андрей Белоусов VIII Самара төбәкара икътисадый форум кысаларында белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.

Искәртеп узабыз, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада бер көнлек эш сәфәрендә.

Икътисадый форумда Татарстан Президенты республикада кластерлы алымны гамәлгә ашыруның тәҗрибәсе турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәтенә зур игътибар бирелә, инновацион производстволарга ярдәм итү буенча төрле программалар гамәлгә ашырыла, күптөрле ташламалар һәм преференцияләр бирелә, 2030 елга кадәр республика үсешенең стратегиясе эшләнә, аның өстенлекле максатларының берсе – кластерлы алым. Нәкъ менә кластерда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, инновацияләр җитештерүнең коллектив моделе булдырыла, нәтиҗәдә, яңалыкларны кертү һәм аларны эшләп чыгару процессы тизләтелә.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика үсешендә үзенчәлекле рольне Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры уйный. Аны оештыру инициаторлары – предприятиеләр үзләре. Кластерда нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше производстволары бар. Әлеге кластерның өстенлеге – 30 километр тирәсендә урнашкан якорьлы предприятиеләр. Алар арасында “Татнефть” ААҖ нефть химиясе комплексы, "Танеко" ААҖ, "КАМАЗ" ААҖ, "Нижнекамскнефтехим” ААҖ, "Форд-Соллерс" ААҖ һәм “Алабуга” МИЗ. Биредә полиэтилен һәм синтетик каучук гомумроссия производстосының яртысы диярлек тупланган, һәр икенче авыр йөк машинасы һәм һәр өченче шина Россиядә чыгарыла.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстанда кластерның инновацион кызыклыгын арттыру өчен күп көч куела. 2014 елның 5 сентябрь көнне  «Алабуга» МИЗ территориясендә хезмәт итүче чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School  - махсуслаштырылган мәктәп ачылды: ул 350 укучыга исәпләнгән, анда шулай ук 80 урынлы балалар бакчасы да бар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук форумда катнашучыларга хәбәр иткәнчә, 2012 елда фән, бизнес һәм дәүләтнең тыгыз багланышларын тәэмин итү өчен “Кама кластеры” коммерцияле булмаган партнерлык булдырылды. Уздырыла торган эшнең төп максаты – глобаль дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле һәм дөнья трендларына интеграцияләнгән кластер булдыру. 2020 елга Кама кластеры бурычы – сәнәгать производствосы күләмен өчләтә арттыру, аерым алганда, - 2 триллион сумга кадәр. Нәкъ менә кластерлар, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа югары җитештерүчәнлекле эш урыннарын булдыру мәсьәләсен хәл итүне һәм бөтен Россия сәнәгатенең яңа проектларын гамәлгә ашыруны мөмкин итәчәк.

Шулай ук ТР Президенты федераль дәрәҗәдә кластерлы үсешне максатчан дәүләт һәм федераль программаларда алдынгы юнәлеш итеп билгеләүне, кластерларда инновацион проектларны гамәлгә ашырудан федераль бюджетка килгән салымнарның бер өлешен төбәкләргә кайтаруны, һәм бу акчаларны кластерлы инфраструктураны булдыру һәм үстерүгә юнәлдерүне тәкъдим итте.

Форум эшендә шулай ук Россия инновацион төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Самара губернаторы вазыйфаларын башкаручы Николай Меркушкин, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.

Форум турында тулырак мәгълүмат - http://forum.economy.samregion.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100