news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Артизов Татарстан архивларының Россиядә иң яхшысы булуын әйтте

“Сезнең архив фонды – илдәге бай архивларның берсе, документлар күләме буенча Россиядә дүртенче”, - диде Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе.

Андрей Артизов Татарстан архивларының Россиядә иң яхшысы булуын әйтте
Александр Эшкинин

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов Татарстан архивларына төзеклеге ягыннан Россиядә тиңнәр булмавын әйтте. Бу хакта ул Татарстан дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада сөйләде.

“Бүген республика муниципаль архивларының 87 проценты тулысынча төзекләндерелгән һәм заманча стандартларга туры килә. Россиядә бүтән мондый югары күрсәткечләр беркайда юк. Республика җитәкчелегенең архивларга карата мөнәсәбәтен белә торып, тиздән бу сан 100 процент булачагында шигем юк”, - дип белдерде Андрей Артизов.

“Тарих өлкәсендә эшләүчеләр бүген ил архивлары юбилее түгел, ә архив эше белән дәүләт идарәсенең үзәкләштерелгән системасы юбилее билгеләп үтелүен аңлый. Татарстанда архив тарихы Идел буе Болгары, Казан ханлыгы чорларына ук карый. Документлар саклаучы мөстәкыйль структур бүлекчәләр буларак беренче архивлар 18 гасырда барлыкка килгән”, - ди ул.

Росархив башлыгы республиканың архив тармагы актив үсеш алуын әйтте. “Архив фонды – ил архивы фондының аерылгысыз өлеше, тарихи, мәдәни, рухи мирасның кыйммәтле өлеше. Сезнең архив фонды – илдә бай архивларның берсе, документлар күләме буенча Россиядә дүртенче”, - диде ул.

Андрей Артизов Татарстан Президенты, Хөкүмәте ярдәме белән, дәүләт муниципаль архивларның матди-техник базалары яхшыруын, алдынгы архив технологияләре кертелүен билгеләп үтте. Ул Рөстәм Миңнехановка архив тармагына һәм милли хәзинәне саклап калуга игътибары өчен рәхмәтен җиткерде.

Росархив җитәкчесе соңгы елларда архив тармагы үсешенә 2 млрд сумнан артык акча салынганын әйтте. “Татарстан архивистларына хас сыйфат – булганны саклау гына түгел, ә иң алдынгы мәгълүмати технологияләрне кулланып эшләү”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100