news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Аршавин Казанның «Рубин» уенчыларыннан көлгән

«Зенит»ның элеккеге уенчысы Серхио Санчес һәм Жонатас уенын тәнкыйть утына тоткан.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «Зенит» футбол командасының һәм Россия җыелма командасының элеккеге уенчысы, «Кайрат» һөҗүмчесе Андрей Аршавин«СЭ»га биргән әңгәмәсендә «Рубин» сакчысы Серхио Санчестан көлгән .

"Мин "Рубин"ның 6 номерлы спортчысы (Серхио Санчес) уенныннан көлеп үләм. Өч матчны күрдем. Ул әлеге вакыт аралыгында бер тапкыр да җиңә алмады. Ни өстән, ни астан. Бер пас булса да биргәндер дип уйлаган идем... Ул да юк икән. Бурлак уйнаса да моңардан булмас иде. Әмма 10 тапкыр арзанрак булыр иде", - дип белдергән футболчы.

Моннан тыш, "Зенит"ның элеккеге уенчысы, "Рубин" форварды Жонатасны Павлюченко белән чагыштырып, тәнкыйть утына тоткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100