news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Афонин: Акчалары 1,4 миллионнан артканнар - беренче чираттагы банк кредиторлары

Ярдәм фонды генераль директоры эшмәкәрләргә проблемалы банклар кредиторларын реестрга кертү мәсьәләсен аңлатты.

Андрей Афонин: Акчалары 1,4 миллионнан артканнар - беренче чираттагы банк кредиторлары
Рамиль Гали

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Ярдәм фонды генераль директоры Андрей Афонин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан эшмәкәрләренә кредит оешмаларының банкротлык процедурасы һәм кертемчеләрнең банк кредиторлары реестрына ничек эләгергә кирәклеге турында сөйләде.

«Хәзер безнең вакытлы хакимият эшли. Ул 6 айга кадәр гамәлдә булачак. Хакимият банктагы хәл торышын билгеләп, судка дәгъва бирә. Суд утырышында конкурс һәм тышкы идарәчеләр билгеләнә, ә вакытлы хакимият эшләрне аларга тапшыра. Үз вазифаларына керешү турында алар "Вестник Банка России"гә һәм "Коммерсант" газетасында бастырып чыгара. Кредиторлар таләпләре реестрын формалаштыру өчен, 60 көннән дә ким булмаган вакыт билгеләнә. Реестр формалашканнан соң,  конкурс идарәчесе банк активларын гамәлгә кертеп кенә калмый, ә аның вәкаләтләрендә шикле эшләрне судта карау мөмкинлеге дә була», — дип хәбәр итте Андрей Афонин.

Татарстан икътисад министры Артем Здунов "Икенче һәм өченче чиратка эләккән банк кредиторларына нәрсәгә әзерләнергә?" дигән сорауга, «Бу хакта конкурс ассасы суммасы хәбәр ителгәч әйтеп булачак», дип белдерде.

Андрей Афонин лицензияләре алынган банк кертемчеләренә, Татфондбанк, Интехбанк һәм Иминият кертемнәре агенты сайтларына кереп, кредиторлар реестрына керү өчен таләп гаризасы тутырырга кирәклеген әйтте. Ул булмаган очракта банк клиенты күренми. Юридик затлар, физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм иминият кертемнәренә эләкмәүчеләр өчен таләп гаризалары аерым тутырыла. Бланкларны банкка тапшырырга һәм белешеп торырга кирәк. Ул 30 көн эчендә хәл ителергә тиеш. Реестрга кертелү хакында белешмә булган очракта гына тынычланырга була», — дип җиткерде ул.

Андрей Афонин сүзләренчә, акчалар беренче чиратта физик затларга, акчалары 1,4 миллион сумнан арткан кешеләргә һәм кайбер башка категорияләргә биреләчәк. Икенче чиратка хезмәт хакы буенча бурычлар, интеллектуаль милке өчен түләүләре булганнар эләгә. Барлык калганнар - өченче чиратта, дип йомгаклады ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100