Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Турчак: Өч баласы булган әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү үз көчендә кала
Россиядә күп балалы әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү гамәлдә булуын дәвам итә. «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Telegram-каналда шулай дип язган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Өч һәм аннан күбрәк баласы булган әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү саклана! Генераль штабның шул хактагы директивасы гамәлдә булуын дәвам итә. Әлеге темага барлык спекуляцияләргә чик кую өчен Саклану министрлыгы белән әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәндек», - диелә хәбәрдә.
Бу атнада Telegram-каналлар директиваның шул хактагы пунктын гамәлдән чыгару турында яза башлады.
Мобилизациядән кичектерүнең бу төрен октябрь уртасында керттеләр, бу хакта Дәүләт Думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итте. Ул тиешле карар кабул ителүен, аның гамәлгә керүен һәм хәрби комиссариатларга җиткерелүен искәртте.
Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакыру 2022 елның 21 сентябреннән октябрь ахырына кадәр дәвам итте. Ул Саклану министрлыгы тәкъдиме белән уздырылды. Кораллы көчләргә барлыгы 300 мең кеше чакырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз