news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Турчак: Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләсе ике пенсия алачак

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары булган очракта, аның гаиләсе балага 23 яшь тулганчы бер үк вакытта ике пенсия алырга мөмкин. Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертелде. Махсус хәрби операция буенча эшче төркем җитәкчесе, Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак шул хакта хәбәр итә.

«Хәзер закон мондый гаиләләрнең иминият һәм туендыручысын югалту буенча ике пенсия алу хокукын карый. Бу гаиләдә 8 яшькә кадәр балалар булган очракта гамәлдә була. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр балага 23 яшь тулганчы пенсия түләүгә кагыла», - дип белдерде ул Телеграм-каналында.

Эшче төркеме җитәкчесе белдергәнчә, закон нормасы һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына кагыла, аларның яшенә, эшкә сәләтлелегенә, мәшгульлек һәм керем өлкәсе исәпкә алынмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100