Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Антон Лукаш: Көнбатыш илләренең провокацияләре Россия халкын сайлауларга килергә этәрде
Россия Президентын сайлаулар барышында көнбатыш илләренең махсус хезмәтләре тарафыннан эшләнгән төрле провокацияләр Россия халкын бердәмләшергә, тавыш бирергә килергә, иленең язмышы хәл ителгән мизгелдә читтә калмаска өндәде. Бу фикерне «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, Бөтенроссия «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш әйтте.
Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Россия Президентын сайлауларга багышланган матбугат конференциясенә Zoom платформасы аша кушылды.
«Сайлаулар тыныч кына бара. Барысы да яхшы. Тавыш бирергә килүчеләр саны югары. Якын арада бу күрсәткеч 40 процентка җитәр, дип уйлыйм», – диде Антон Лукаш.
«Тавыш бирергә килүчеләр санының югары булуын мин безнең тарафка яуган провокацияләр белән аңлатам. Көнбатыш илләренең махсус хезмәтләре теләсә нинди түбән эшләр белән безнең фикерне чуалтырга тырыша. Бюллетеньнәргә ут төртү, яшел су агызу кебек нәрсәләр турында әйтүем. Ләкин барып чыкмады. Алар безне психик яктан җиңә алмады. Безнең ил халкы, киресенчә, ныгыды, бердәмләште генә. Халык үзенең ил башлыгын сайлау өчен күмәкләште, оешты. Безне «агуларга» тырышып карадылар – ә без, киресенчә, ныгыдык», – диде эксперт.
«Бу – явызлыкның чиге. Һәм Россия халкы моны күрде. Ул үзенең Ватанына куркыныч янавын сизде. Нәтиҗәдә, халык берләште, күпләп тавыш бирергә ашыкты, иленең язмышы хәл ителгән мизгелдә читтә калмаска булды. Россия халкына бирешүчәнлек хас түгел. Шуңа күрә көнбатыш илләренең провокацияләре безгә активлашырга, аңлы рәвештә илебезнең киләчәген хәл итәргә ашыгырга этәргеч, стимул гына булды», – диде ул.
Искәртеп үтәбез, 15 марттан Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Россия Федерациясе Президентын сайлау сигезенче тапкыр үткәрелә. Быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз