news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кузьмин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Андрей Кузьмин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Медиаменеджер бүләккә «массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» лаек булды.

Шул ук карар белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова бүләкләнде. Ул татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен бүләкләнде.

  • 2021 елдан Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалын җитәкли. Моңа кадәр ул 2006- 2010 елларда Татарстан Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте җитәкчесе, 2010 елдан 2015 елга кадәр ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, 2015 елдан 2019 елга кадәр «Татмедиа» АҖ генераль директоры, 2019 елдан 2021 елга кадәр «РБК-Татарстан» басмасының баш мөхәррире булып эшли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100