news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кузьмин: «Татар-информ» Татарстандагы мәгълүмат лидерларының берсе булып тора

«Татар-информ» һәрвакыт инновацион массакүләм мәгълүмат чарасы һәм республикада мәгълүмат лидерларының берсе булды. Шундый сүзләр белән агентлыкны 35 еллыгы белән «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин котлады.

«Агентлыкка иң мөһим теләк – беркайчан да бер урында тормаска, заманча мәгълүмати технологияләр трендында булырга. «Татар-информ» инновацион массакүләм мәгълүмат чарасы буларак төзелде. Үз тарихында ул мәгълүмати лидер булу өчен бик күп үзгәрешләр кичерде. Ул шулай кала да», - дип билгеләде ул.

Кузьмин агентлыкка киләчәктә дә мәгълүмат таратуның төрле форматларын үстерү теләкләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot