Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Костин Россия халкының кертемнәрен «катыру» мөмкин булмавын әйтте
ВТБ башлыгы Андрей Костин Россия халкының кертемнәрен «катыру» мөмкин түгел дип белдерде.
Искәртеп узабыз, элегрәк инфляцияне туктату өчен россиялеләрнең банк кертемнәрен «катырачаклар» дигән хәбәрләр социаль челтәрләрдә чыккан иде. Әмма Костин мондый «яңалыкларны» сафсата дип атады. Бу хакта «Ведомости» яза.
Моңа кадәр Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина да «кертемнәрне катыруны» кире каккан иде. Аның сүзләренчә, банклар агымдагы ставкаларның күләменә дә карамастан депозитлар буенча процентлар түләрлек хәлдә. Спикер аңлатканча, банк акча салучыларга кредитлар буенча процентлардан түли, ә алар кертемнәр буенча процентлардан һәрвакыт югары. Шуңа күрә дә кредит оешмаларының табышы бар һәм банклар тотрыклы булып кала. «Шундый югары ставкалар буенча кем кредит ала», - дигән сорауга Нәбиуллина: «Бизнес ала», - дип җавап бирде.
Элегрәк, Россия халкында «тере» акчаның өлеше минимумга кадәр кимүе хакында хәбәр ителгән иде. Белгечләр әйтүенчә, гражданнар акчаны нигездә банкларда саклый (58,8 процент). Өстәвенә алар фаразлавынча, 2024 елда Россия халкының банкта сакланучы тагын 350 миллиард сумга якын акчасы «тере» акча формасыннан депозитларга «күчәчәк». Әмма, статистикадан күренгәнчә, Россия гражданнары 27 триллион сумнан артык акчасын башка инструментларда саклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз