Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кормухин 8 июльне ял көне итү тәкъдиме белән чыкты
Бөтенроссия гаилә парадын оештыру комитеты координаторы, «Гаилә» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе, «Сорок сороков» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучы һәм аның координаторы Андрей Кормухин ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Россиядә рәсми ял көне итү инициативасы белән чыкты.
Ул үз тәкъдимен 4 июльдә «Россия бүген» медиатөркеме Халыкара мультимедиа үзәгендә узган бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә җиткерде. «Минемчә, 8 июль илебездә ял көне булырга тиеш. Әгәр без чыннан да цивилизация, меңьеллык Россия икән, безнең дәүләт иң элек гаиләгә, ә аннары инде индивидуализмга йөз тотарга тиеш. Мин хатын-кызларны бик яратам һәм, әлбәттә, 8 Мартның әһәмиятен аңлыйм, әмма 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак - 8 Март кебек үк ял көне булырга тиеш», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз