Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кондратьев: Төп игътибар – Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек
Татарстан Республикасында 14 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көненә актив әзерлек бара.
Якын көннәрдә участок сайлау комиссияләре әгъзалары эшкә керешәчәк. Аларның төп бурычы - гражданнарга сайлауларны үткәрү датасы, вакыты һәм урыны, шулай ук тавыш бирү тәртибе турында мәгълүмат җиткерү. Сайлаучыларны таныштыру өчен участок комиссияләре биналарында мәҗбүри тәртиптә мәгълүмат стендлары җиһазландырылачак. Һәр гражданин җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда кандидатларның теркәлгән исемлекләрен тәкъдим иткән теркәлгән кандидатлар һәм сайлау берләшмәләре турында мәгълүмат белән таныша алачак.
«Сайлауларга әзерлек актив йомгаклау стадиясенә керде. Без сайлау участоклары урнашачак биналарны мониторинглау буенча зур эш алып барабыз, технологик җиһазлар бармы-юкмы икәнен тикшерәбез, сайлаучылар, шул исәптән хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичергән гражданнар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы шартлар тудырылуын бәялибез», – дип искәртте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Участок сайлау комиссияләре эшләгән чорда Татарстанның һәр сайлаучысы шулай ук сайлаучылар исемлеге белән таныша, ихтыяҗ булганда участок сайлау комиссияләре әгъзаларына үзе турында яңартылган мәгълүматларны хәбәр итә ала.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне ТР Рәисен, 7531 муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз