Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кондратьев: Тавыш бирү тыныч, конкурентлы узды
Татарстанда VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар һәм массакүләм муниципаль сайлаулар хокук бозуларсыз узды, шулай ук тавыш бирүдә халык күпләп катнашты. Тавыш бирүне 860тан артык күзәтүче, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре контрольдә тотты. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Тулаем алганда, тавыш бирү штат режимында узды, хокук бозулар теркәлмәде. Тавыш бирү процессы тыныч, конкурентлы узды. Безнең катнашны таләп иткән мәсьәләләр оператив рәвештә каралды, ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау процедурасын бозу турында шикаятьләр кабул ителмәде», – дип сөйләде Андрей Кондратьев Үзәк сайлау комиссиясе утырышында.
Ул Татарстанда конкурентлы сайлаулар өчен барлык шартлар да тудырылганын әйтте. «2019 елда Дәүләт Советына сәяси партияләрдән 100 урынга 430 кандидат дәгъва иткән иде. Ә хәзер безнең һәр округта бер урынга 6 кандидат булды. Бу көндәшлекнең артуын күрсәтә – бу бик мөһим фактор», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
«Тавыш бирүне 862 күзәтүче, шул исәптән ТР Иҗтимагый палатасыннан 169, «Гадел Россия» партиясеннән 115 күзәтүче, «Бердәм Россия»дән 123 вәкил, ЛДПРдан 90 кеше, «Россия коммунистлары»ннан 25 кеше, КПРФтан 23 вәкил, «Үсеш партиясеннән» 2 күзәтүче контрольдә тотты. Тавыш бирү барышын шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә күзәтте», – дип аңлатты Кондратьев.
11 сентябрьдә Татарстанда республика Дәүләт Советына өстәмә депутатлар сайлау Казанда ике округта узды. Ибраһимов округында Рима Мөхәммәтшина, Пионер округында Дмитрий Анисимов җиңде.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә 39 районда 181 муниципаль округта җирле хакимият органнарына өстәмә депутатлар сайлау да узды. Округларда 51,2 мең кеше тавыш биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз