news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Тавыш бирү тулысынча видеокүзәтү астында уза

Андрей Кондратьев: Тавыш бирү тулысынча видеокүзәтү астында уза
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ил тарихында беренче тапкыр Россия Президентын сайлау өч көн дәвам итә. Өч көн дәвамында сайлау участокларында видеокүзәтүләр тулы көчкә эшли. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев күзәтү үзәге эшчәнлеген югары бәяләде. «Иҗтимагый күзәтү үзәге зур эш башкара, дип саныйм», – диде ул «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта.

«Мин һәр күзәтү залына кердем һәм аларга чын йөрәктән рәхмәт әйттем. Анда зал тулы, утырырга урын да юк. Ләкин алар көне буе күзәтүләрен дәвам итәләр. Аларның бөтен игътибарлары экранда. Тавыш бирү тулысынча видеоконтроль астында уза. Янәшәдә эксперт мәйданчыгы җиһазландырылган. Алар мәсьәләләрне оператив хәл итәләр, эксперт нәтиҗәсе ясыйлар да. Минемчә, Иҗтимагый күзәтү үзәге – Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясендә легитимлык нигезе», – диде Андрей Кондратьев.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Иҗтимагый күзәтү үзәгендә сайлауларда катнашучы чит ил күзәтүчелеренең дә булуын әйтте.

«Чит ил күзәтүчеләре белән бергә Иҗтимагый күзәтү үзәгендә булдым. Алар: «Бездә мондый әйбер бөтенләй юк», – диләр. Бездәге Иҗтимагый күзәтү үзәге – глобаль күренеш. Барысы да контрольдә булу бик яхшы», – диде Андрей Кондратьев.

  • Өч көн дәвам итәчәк Россия Президент сайлау кичә башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши.
  • Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
  • Сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100