news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кондратьев Татарстан студентларын РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга чакырды

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе яңа уку елы башлануга багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Казанда «Татарстан медиклары» мемориалы янында КДМУ студентлары өчен тантаналы линейка узды. Республиканың яшь сайлаучылары алдында чыгыш ясап, Андрей Кондратьев аларга укуларында уңышлар, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм үз көчләренә ышаныч теләде, шулай ук алда торган Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында искә төшерде.

«Зур федераль сайлаулар башланганчы – берничә көн кала. Бу безнең һәрберебез өчен республикабызның һәм илебезнең киләчәге өчен тавыш бирү мөмкинлеге. Ышанам ки, университетның профессор-мөгаллимнәр составы һәм студентлары, барыннан да элек, беренче тапкыр тавыш бирү хокукы алучылар, тавыш бирүдә катнашачаклар, чөнки һәр тавыш – Россия көче», – дип белдерде Андрей Кондратьев.

Тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык булачак.

Тавыш бирү көннәрендә үз сайлау участогыннан читтә булган студентлар «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалана һәм тавыш бирү өчен уңайлы сайлау участогын алдан сайлый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot