news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Татарстан актив сайлый, кәеф яхшы

Андрей Кондратьев: Татарстан актив сайлый, кәеф яхшы
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев инде иртәнге 8:00 сәгатьтән Татарстан халкының сайлауларда актив катнашуын ассызыклады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Матбугат очрашуына килер алдыннан иҗтимагый күзәтү үзәгенә кердем. Участокларда сайлау барышын карадым. Татарстан актив сайлый. Иртәнгә 8:00 сәгатьтә барлык участоклар ачык иде. Кәеф яхшы, һава торышы яхшы, сайлаулар әйбәт узачак», - дип сөйләде ул.

Ул сайлау алдыннан күп планлы зур эш башкарылуын искәртте. «Һичшиксез, әзерлек – күпфакторлы төшенчә», - диде ул. Үзәк сайлау комиссиясе, территориаль сайлау комиссиясе, участок сайлау комиссиясе әгъзалары, 22 мең кешедән торган штатның эшен генә түгел, участокларның эше өчен шартлар тудырган хезмәтләрнең керткән зур өлешен дә ассызыклады. Массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Без аңлыйбыз: Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, ФСБ — барысы да сайлау участокларында иминлекне тәэмин итү өчен эшли. Без Сәламәтлек саклау министрлыгына, Роспотребнадзорга башкарылган эшләре өчен рәхмәтле», — диде ул.

Ул быелгы сайлау кампаниясенең үзенчәлекле булуын ассызклады.

«Без үзенчәлекле шартларда сайлау кампаниясен үткәрдек. Бу, чыннан да, күп яңалык кертелгән кампания булды.Үзенчәлек өч көнле форматта булуда гына түгел. Бу – уңайлы. Гражданнар, сайлаучылар моны үзләре раслый. Махсус хәрби операция барганда, геройларыбыз Ватанны саклаганда, икътисади, мәгълүмати сугыш барганда сайлауларның узганы юк иде, тик алар закон буенча үз вакытында уза. Без әзер», - диде ул.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100