news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кондратьев сугыш ветераннары өчен госпитальдә оештырылган сайлау участогын карады

Андрей Кондратьев сугыш ветераннары өчен госпитальдә оештырылган сайлау участогын карады
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сугыш ветераннары өчен Казан госпитале базасында оештырылгән вакытлы сайлау участогында булды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

«Бездә 2752 сайлау участогы бар, шуларның 42сен без сайлаучылар вакытлыча була торган урыннарда ачабыз. Болар – Татарстан Республикасының әйдәп баручы клиникаларында, поликлиникаларында, район хастаханәләрендә 35 участок, Россия Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча 4 Тикшерү изоляторында, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында бер участок, «Ливадия» һәм «Бәкер» шифаханәләрендә ике участок», – диде Кондратьев.

«Сайлауларны уздыру көнендә, әлбәттә, без бәйрәмчә шартлар оештырабыз. Без ел саен пациентлар актив гражданлык позициясендә торуын билгеләп үтәбез һәм бу көнне госпитальдә булган пациентларның күбесе тавыш бирергә теләк белдерә. Планлы рәвештә хастаханәгә салынучылар да бу сайлау участогыннан файдалана ала», - дип өстәде сайлау комиссиясе рәисе Айрат Мөхәммәтҗанов.

Уңайлы сайлау участогында, шул исәптән медицина учреждениеләрендә тавыш бирү өчен, «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланырга мөмкин. Моның өчен алдан гариза язарга кирәк:

– 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк офислары яисә теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясе аша;

- 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә.

«Сайлау комиссиясе әгъзалары тарафыннан госпитальдәге пациентлар арасыннан шәхси язма гаризасы буенча сайлаучылар исемлеге төзелә, ул тавыш бирү көненә кадәр ун көннән дә иртәрәк булмаган вакытта, тавыш бирү вакыты тәмамланырга алты сәгатьтән дә соңга калмыйча бирелә», – дип сөйләде Мөхәммәтҗанов.

Бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык була. ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot