news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев соңгы айларда серверларга булган һөҗүм санын әйтте

Андрей Кондратьев соңгы айларда серверларга булган һөҗүм санын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев быелгы сайлау кампаниясенең үзенчәлекләрен ассызыклады һәм зур мәгълүмати һөҗүм баруын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе махсус хәрби операция барганда, геройлар Ватанны саклаганда, икътисади, мәгълүмати сугыш барганда сайлауларның узганы булмавын ассызыклады.

«Бик зур мәгълүмати һөҗүм бара. 2023 елда серверларга 1,2 миллион һөҗүм булган, ә быел 3 айда 12 миллион һөҗүм булган. Без үз вакытында - бер ел алдан сайлау системасы эше форматын үзгәрттек. Тулысынча Россия форматына күчердек. Алдан эшләүнең хәзер уңай ягы күренә. Барысы да төгәл эшли», – диде ул.

Аның сүзләренчә, сайлау алдыннан гражданнарга абсолют дәрәҗәдә мәгълүмат җиткерелгән. «Массакүләм мәгълүмат чараларында 6 мең мәгълүмати материал чыкты. Бөтен кеше эшләде. Барысы да хәбәр итәргә тырышты. Бик зур рәхмәт», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100