news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев «Софиум» яшь сайлаучылар клубын оештырырга тәкъдим итте

Андрей Кондратьев «Софиум» яшь сайлаучылар клубын оештырырга тәкъдим итте
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанда 2025 ел конкурсы финалистлары белән очрашуда сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар арасыннан «Софиум» яшь сайлаучылар клубы төзергә тәкъдим итте.

«Сез - иң яхшылар, сезнең хакта белергә тиешләр», – диде ул, Татарстаннан «Софиум» сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының алтынчы сезоны җиңүчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Быел «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасында Татарстаннан берьюлы дүрт мәктәп укучысы җиңү яулады. Алар - Чаллыдагы 78нче лицейның X сыйныф укучысы Валерия Гусева, «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексының XI сыйныф укучысы Виктория Ермошкина, Тәтешнең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе X сыйныф укучысы Марина Кузнецова һәм Түбән Камадагы 33нче лицейның XI сыйныф укучысы Эвелина Петрова.

Андрей Кондратьев алар белән очрашуда быелгы җиңүчеләрнең альбомын булдырырга, тематик телетапшыру әзерләргә һәм кызларны дебатлар клубына чакырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе социаль челтәрләрдә махсус канал булдыру кирәклеге турында белдерде.

«Заманча коммуникацияләр Татарстаннан олимпиадада катнашучыларның барысы да (быел төбәк этабында гына да 400гә якын кеше ярышты) аралаша алсын өчен үзара бәйләнешне җайга салырга мөмкинлек бирә. Үзегезнең Telegram-каналыгызны ачыгыз, ә без аны камилләштерүдә ярдәм итәрбез. Сезгә үз фикерләрегез һәм идеяләрегез белән уртаклашу мөмкинлеге туачак», – диде Кондратьев олимпиада финалистларына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100