Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кондратьев: Сайлаулар яхшы һәм төгәл уза
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә 12:00 сәгатькә сайлаучылар саны 34,5 процент тәшкил итә. «Сайлаулар яхшы һәм төгәл уза. Барлык участоклар да эшли», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Ул билгеләп үткәнчә, участокларда әлегә проблемалар юк. Килгән барлык шалтыратулар, кагыйдә буларак, мәгълүмати характерда була һәм алда торган концерт программасына кагыла. Моннан тыш, килгән сорауларның бер өлеше «Мобиль сайлаучы» сервисына кагыла.
«Мобиль сайлаучы» соңгы көнгә кадәр эшләмәвенә үкенәм. Без мөмкин булганның барысын да эшләдек - 10 сентябрьгә кадәр «Мобиль сайлаучы» эшләде. Өйдә тавыш бирү өчен 12нә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Сервислар шулай эшләде, чөнки безгә барысын да күчерер өчен вакыт кирәк. Мөгаен, киләчәктә бу тагын да тизрәк булыр, әмма ул әле килеп җитмәгән», - диде Кондратьев.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз