Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кондратьев: Сайлаучыларыбызның югары активлыгына тулысынча ышанам
14 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узачак. Татарстан халкы кемнәрне сайлаячак, ничә кандидат теркәлгән, агитация һәм тавыш бирү процессы ничек оештырылачак? Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка сөйләде.
«Мәгълүмат бирү – безнең сайлау системасының төп стандартларының берсе»
Андрей Станиславович, хәерле көн. Без сезнең белән гадәттәгечә сайлаулар алдыннан «Татар-информ» студиясенең 12 нче катында очраша идек.
Традицияләрне бозарга ярамый. Без анда һичшиксез очрашырбыз әле. Бәлки, сайлаулардан соң.
Рәхмәт, без Сезне анда көтәбез. Әмма бүген без «Сайлау ноктасында» очраштык. Безнең очрашу ни өчен нәкъ менә монда уза, сөйләгез әле.
Без Кремль яр буендагы «Урам» паркын «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәген урнаштыру өчен махсус сайладык. Монда ук, Кремль янында, Үзәк сайлау комиссиясе урнашкан, ә яр буе үзе – шәһәр кешеләрен, безнең сайлаучыларны җәлеп итү үзәге. Кешеләр монда гаиләләре белән йөри, бирегә актив яшьләр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары тартыла. Алар атна саен диярлек брифингларга, мастер-классларга, кинога, чакырылган спикерлар белән очрашуларга килә. Монда волонтерлар, яшьләр эшли. «Урам» паркы – иң заманча парк. Биредә барысы да сайлау процессы, мәгълүмат бирү, кешеләрнең актив катнашуы белән бәйле.
Быел сайлау кампаниясен мәгълүмати тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Мәгълүмат һәрвакыт күп булды, әмма хәзер – бигрәк тә. Бу нәрсә белән бәйле?
Сайлаучыларыбызга мәгълүмат җиткерү – безнең сайлау системасының төп стандартларыннан берседер, мөгаен.
Сайлаучыларның ышанычы мәгълүматның күләме, дөреслеге һәм ихласлыгына бәйле. Ә сайлаучыларның ышанычы – барлык процессларның легитимлыгына төп ачкыч. Без моны аңлыйбыз.
Без ышаныч үсешен, бигрәк тә яшьләр тарафыннан ышаныч күрәбез. Моны социологлар теркәп бара. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, бездә 2,9 миллионнан артык сайлаучы бар, һәм аларның 33,5 проценттан артыгы – яшьләр.
Алай гына да түгел, 40 мең кеше беренче тапкыр тавыш бирергә киләчәк. Бу – бик мөһим һәм четерекле эш. Елдан-ел без мәгълүматның аңлаешлылыгын арттырабыз, аны тирәнрәк итәбез – яшьләр өчен генә түгел, ә барлык категория сайлаучылар өчен дә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Без укучыларыбызга 14 сентябрьдә кемне сайлавыбызны тагын бер кат искә төшерергә телибез.
Барыннан да элек, исегезгә төшерәм, 14 сентябрь, Конституция һәм сайлау законнары нигезендә, – бердәм тавыш бирү көне. Сентябрьнең икенче якшәмбесендә бөтен Россия Федерациясе буенча 20 субъект башлыгын сайлаулар узачак, 11 төбәктә – төбәк парламентлары депутатларын сайлаулар, ә 25 административ үзәктә муниципалитет башлыкларын, шулай ук шәһәр һәм авыл советларына депутатларны сайлаячаклар.
Татарстан Республикасына килгәндә, бу көнне бездә республика Рәисен сайлау узачак. Алар Дәүләт Советы тарафыннан игълан ителде. Рәис сайлауларында теркәлү этабы төгәлләнде, барлык кандидатлар да теркәлде.
Кемнәр икәнен төгәлләштерик әле?
Бу Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат, Виталий Смирнов - «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»нән, ЛДПРдан Руслан Йосыпов һәм КПРФтан Хафиз Миргалимов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Иң масштаблы кампания – муниципаль Советларга сайлаулар»
Рәис сайлауларыннан тыш, тагын нинди кампанияләр уза?
Беренчедән, бу Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советына бер депутатны өстәмә сайлау, аңа, аерым алганда, Яр Чаллы Комсомол районы керә.
Бу зур округ – 53 мең сайлаучы. Биредә дүрт кандидат теркәлгән: ЛДПРдан, «Яңа кешеләр»дән, КПРФтан һәм бер үз-үзен тәкъдим итүче.
Әмма иң масштаблы кампания – муниципаль Советларга сайлаулар. Без округларның тиешле саны буенча 7531 депутат сайлыйбыз. 11 409 гариза кергән.
Ничә кандидат теркәлгән инде?
Якынча 9 мең. 4 августка кадәр муниципаль сайлауларда теркәлү өчен документлар тапшыру вакыты билгеләнде. Якын арада теркәлү узган һәм сайлау кампаниясенең актив фазасына күчәчәк барлык кешеләрнең исемлекләре бастырылачак.
12 августта без кандидатлар өчен түләүсез эфир вакытына җирәбә салачакбыз, ә 16 августта массакүләм мәгълүмат чараларында агитация этабы башланачак.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Сез прописка урыны буенча түгел, ә уңайлы урында тавыш бирә аласыз»
Сайлаучылар барыннан да ешрак нинди сораулар бирә?
Сайлаучылардан иң еш сорауларның берсе: «Ни өчен без кандидатларның портретларын күрмибез? Кайда алар, сайлауларда кем катнашачак?»
Беренчедән, шуны искәртәсем килә, 16 августтан массакүләм мәгълүмат чараларында актив агитация этабы башлана – нәкъ менә шул вакытта сайлаучылар барлык кандидатларны да күрәчәк.
Икенчедән, Үзәк сайлау комиссиясенең актуаль мәгълүмат урнаштырыла торган рәсми сайтын күзәтеп тору мөһим. Һәм мин массакүләм мәгълүмат чараларына актив ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен – сайлау кампаниясе төрле мәйданчыкларда киң яктыртыла.
Без бөтен республика буенча вазгыятьне игътибар белән күзәтәбез һәм кирәк булганда барлык сайлаучылар да хәбәрдар булсын өчен мәгълүмат бирүне көчәйтәбез.
Массакүләм мәгълүмат чараларында агитация 13 сентябрьдә төнге уникегә кадәр дәвам итәчәк, аннары «тынлык көне» башлана, ә 14 сентябрьдә – тавыш бирүнең төп көне. Барлык 2752 сайлау комиссиясе 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, һәм без сайлаучыларыбызны участокларда көтәбез.
Узган сайлауларда сайлаучыларның уңайлы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бар иде. Бу юлы мондый мөмкинлек булачакмы? Моны ничек тормышка ашырырга була?
Бу инде күптән мөмкинлек кенә түгел – ул чынбарлык. «Мобиль сайлаучы» сервисы Татарстанда меңләгән сайлаучы куллана торган уңайлы коралга әйләнде.
Бу – эксперимент буларак башланган иде. Ул вакытта без сынау өчен берничә дистә кешене булса да җәлеп итәргә тырыштык. Ә хәзер бу сервистан инде барысы да файдалана.
Асылы бик гади: сез прописка урыны буенча түгел, бәлки үзегезгә уңайлы урында тавыш бирә аласыз. Иң мөһиме – гаризаны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, теләсә кайсы МФЦ яки территориаль сайлау комиссиясе аша бирергә мөмкин икәнен онытмау. Алар бездә бөтен республика буенча – 65. Ә 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр мондый гаризаны участок комиссиясенә дә бирергә була.
Мәсәлән, кеше Түбән Камада теркәлгән, ә Чаллыда тавыш бирергә тели – рәхим итегез. Шуны аңлау мөһим, округ – ул бөтен Татарстан Республикасы. Әгәр сез, әйтик, Пенза өлкәсенә киткәнсез икән, әлбәттә, анда республика Рәисе сайлауларында тавыш бирә алмаячаксыз. Бу – төбәк кампаниясе, һәм «Мобиль сайлаучы» сервисы бары тик безнең республика округы кысаларында гына эшли.
Менә бүген яңа саннар алдык – Татарстан Республикасының 545 сайлаучысы бу мөмкинлектән файдаланды инде.
Ягъни алар инде гариза биргәнме?
Әйе, бик дөрес. Гариза бирү ул – старт. Һәм 545 кеше тавыш бирү урынын күчерү өчен бу адымны ясаган инде.
Безгә сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, «Әгәр мин Сочига яки башка төбәккә ял итәргә китсәм, нишләргә?». Без тәкъдим итәргә шатбыз: Татарстан Республикасында яисә Ватаныбыз башкаласы – Мәскәүдә ял итегез.
Фото: Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналы
«Мәскәүдә тавыш бирүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган»
Мәскәү турында аерым сорау бар. Республикада яшәүче, Мәскәүгә киткән булса, сайлау участогына килгәч кенә дә тавыш бирә ала дип ишеттек. Бу чыннан да шулаймы?
Әйе, барысы да дөрес. Без Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә һәм Мәскәү сайлау комиссиясенә безнең инициативаны хуплаулары өчен бик рәхмәтле. Без Мәскәүдә экстерриториаль сайлау участогын ачу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек – барысы да кырыс закон кысаларында. Бу тулысынча безнең вәкаләтләргә керә.
Бу җитди әзерлек таләп итә: участок сайлау комиссиясен төзергә, сайлау системасының барлык стандартларын үтәүне тәэмин итәргә һәм иң мөһиме – сайлаучыларыбызның иминлеген һәм уңайлылыгын гарантияләргә кирәк.
Мәскәүдә якташларыбыз күп: кемдер эшли, кемдер укый, кемдер командировкада. Ә үзләре Татарстанда теркәлгән. Һәм без алар өчен үз сайлау хокукын гамәлгә ашыра алырлык шартлар тудыруны мөһим дип саныйбыз. Мин сайлаучыларыбызның гадәттәгечә югары активлыгына тулысынча ышанам – Татарстанда һәрвакыт шулай булды. Ә хәзер алар өчен башкалада да, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге базасында да тавыш бирү өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Бу участокның адресын әйтегез әле.
Мәскәү шәһәре, 3 нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 нче бина. Сайлау участогы шулай ук 14 сентябрьдә – 7:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Андрей Станиславович, сайлаулар якынайган саен, сайлаучылар активлаша һәм сораулар да күбрәк була. Сайлаучылар тавыш бирү, участокны төгәлләштерү һәм гомумән сайлауларга кагылышлы барлык темалар буенча кая һәм ничек мөрәҗәгать итә алалар?
Беренчедән, бездә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайты актив эшли. Икенчедән, барлык 65 территориаль сайлау комиссиясе, шулай ук күп санлы участок комиссияләре эшли. Безнең барлык хезмәткәрләр һәрчак теләсә нинди сорауларга җавап бирергә әзер.
Моннан тыш, бездә яңа мәгълүмат мәйданчыгы – «Сайлау ноктасы» барлыкка килде. Шулай ук Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә комиссия эшләячәк, аңа да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кайнар линияләрне дә искә төшерәсем килә: федераль номер – 8-800-200-00-20. Татарстанга кагылышлы барлык мәсьәләләр шуннан оператив рәвештә безгә күчә. Һәм безнең республика номеры: (843) 292-84-33. Без һәрвакыт ачык һәм ярдәм итәргә әзер.
Без шалтыратулар да, хатлар да, сайлаучыларның бәяләмәләрен дә алабыз. Менә, мәсәлән, бүгенге көндә кайнар линия буенча 49 мөрәҗәгать булган. Күпчелек «Мобиль сайлаучы» белән бәйле. Кешеләр үзләренә уңайлы булган җирдә тавыш бирергә тели.
Ә күзәтүчеләр буенча мөрәҗәгатьләр буламы?
Әйе, ничек итеп күзәтүче булырга, дип сорыйлар. Барысы да гади: кандидатларга, сәяси партияләргә яки Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгать итәргә. Анда да күзәтүчеләр әзерләү белән шөгыльләнәләр һәм яңа катнашучыларга һәрвакыт шатланалар.
Безнең кайнар линия сайлаулар тәмамланганнан соң да эшләячәк, дип саныйм. Без гражданнарның мөрәҗәгатьләрен күзәтеп баруны дәвам итәчәкбез һәм, һичшиксез, сездән дә, хөрмәтле сайлаучыларыбыздан да хәбәрдар булачакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз