news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кондратьев: Сайлау көнне Үзәк сайлау комиссиясенә хәвефле шалтыратулар булмады

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе кайнар линиясенә 870 шалтырату килеп ирешкән. «Барысы да мәгълүмати, белешмә характерында. Хәвефле шалтыратулар булмады», – диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша.

«Иң күп сораулар «Мобиль сайлаучы» турында. Барлыгы 369 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Участок номерын сорап, 270 шалтырату килгән. 89 шалтырату республиканың сайлау законы нечкәлекләре турында – алар хәзерге урыны буенча гариза бирергә өлгермәгәннәр. 55 шалтырату белешмә характерындагы сораулар», – диде Андрей Кондратьев.

Ул Үзәк сайлау комиссиясенә хәзерге вакытка дүрт язма мөрәҗәгать килгәнен әйтте. Барысы да тавыш бирү процессы тәртибенә кагылышлы.

Андрей Кондратьев әйтүенчә, «Выборы» дәүләт мәгълүмати системасы мәгълүматлары буенча, республикада сайлауга хокукы булганнарның 75,5 проценты тавыш биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot