news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кондратьев: Татарстанда сайлау көнне 91 мең киберһөҗүмгә чик куелган

Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау системасы ресурсларына масштаблы киберһөҗүмнәр булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.

«Элла Памфилова хәбәр иткән иде: РФ Үзәк сайлау комиссиясе ресурсларына 290 мең һөҗүм булган, читтән торып электрон тавыш бирү ресурсларына 300 мең киберһөҗүм теркәлгән», – диде Андрей Кондратьев.

Ул Татарстанда киберһөҗүмнәргә каршы тору буенча барлык системалар штатлы режимда эшләгәнен билгеләп үтте. «91 мең һөҗүмгә чик куелган. Сайлау участокларында өстәмә саклану чаралары эше дөрес, төзек булган», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot