Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампаниясе үзенчәлекләрен атады
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау ачыклык дәрәҗәсе һәм конкурент көрәш белән аерылып тора. Сайлау участокларында тиешле куркынычсызлык чаралары кайгыртылган. Бу хакта Казанда Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
«1995 елда Татарстан Дәүләт Советына беренче сайлау узды, ул вакытта анда җәмгыятьнең барлык катлам вәкилләре керде – производство эшчеләреннән алып укытучыларга һәм эшмәкәрләргә кадәр. Менә шул фикерләр һәм карашлар төрлелеге уңышлы, үсеше тиз бара торган республика формалашуга нигез булды», – диде ул.
Спикер 20 ел дәвамында Татарстанда парламент депутатларын сайлау катнаш система буенча барганын искәртте.
«100 депутат: 50 се – Татарстанның бердәм округы буенча, 50 се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана. Сайлаучылар шул район, шәһәр, округның конкрет депутаты өчен тавыш бирә. Бу бездә гамәлдә булган нәтиҗәле сайлау системасы», – диде Кондратьев.
Аның сүзләренчә, бер яктан, бу республиканың партия-сәясәт системасын булдырырга, икенче яктан, конкрет территориядә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга мөмкинлек бирә. Ул төбәктә сайлау алды кампаниясе үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Депутат сайлауларында катнашуга дәгъва иткән 427 кандидатның икесен теркәүдә кире кактык. Бу җитди күрсәткеч, 99 процентын диярлек сайлау кампаниясенә үткәрдек», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Кондратьев әлеге сайлау кампаниясе 2019 елда узганыннан нәрсәсе белән аерылганын аңлатты.
«Татарстан Дәүләт Советына сайлауны бүген бөтенләй башка шартларда уздырабыз. Илдә вазгыять гади түгел, махсус хәрби операция бара, илгә җитди икътисади басым ясала. Һәм, әлбәттә, сайлау кампаниясендә дә чагылыш таба торган мәгълүмати сугыш», – диде спикер.
Соңгы еларда сайлау законы үзгәрде. Бу сайлау кампаниясе барышында куркынычсызлык чаралары көчәйтелде. «Сайлау участогы – куркынычсыз урын, без сайлаучыларыбызны көтәбез», – диде Кондратьев.
Теләсә нинди сайлау кампаниясе конкурент көрәш белән бәйле. «Татарстанда конкуренция бер урынга 4,6 кандидат туры килә, муниципаль сайлауларда тагын да күбрәк. Биектау районында – бер урынга 11 кандидат», – дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Ул, шулай ук, бүген барлык сайлау процедуралары видеокүзәтү астында булуын искәртте. Иҗтимагый күзәтүчеләр эше нәтиҗәсендә, сайлау тагын да ачык һәм аңлаешлы уза. «Күзәтүчеләр ничек артканын күрәбез – 16 меңнән артык. Нигездә, бу актив яшьләр», – диде Андрей Кондратьев.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда сайлау комиссияләре эше үзгәргән. Комиссия әгъзалары хәзер профессиональ әзерлек уза.
- Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
- Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
- 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз