Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьев: Россия Президентын сайлау кампаниясенең хәлиткеч этабы башлана
Россия Президентын сайлау кампаниясе хәлиткеч этапка керә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 35 нче утырышында белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева хәбәр итте.
«Россия Президентын сайлауга 50 көн кала. Без илнең иң мөһим сайлау кампаниясе экваторына якынлашабыз. Киләсе атнада югары вазифага кандидатлардан документлар тапшыру вакыты тәмамлана. Аннары февральнең беренче ункөнлегендә документлар Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан каралачак һәм шуның нигезендә кандидатларны теркәү процессы тәмамланачак», – диде Кондратьев.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә төп бурыч – сайлау кампаниясе барышы турында мәгълүмат белән татарстанлыларны нәтиҗәле тәэмин итү. «Мөһим. Гадел. Уңайлы» мәгълүмати кампаниясенең беренче этабы тәмамлана. Сайлау системасына җәлеп ителгән барлык ачык мәгълүмат ресурслары, ә республикада алар 400дән артык, 29 гыйнвардан мәгълүмат кампаниясенең икенче дулкынына күчә», – дип билгеләп үтте республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Ул ассызыклаганча, 29 гыйнвардан «Мобиль сайлаучы» системасы эшли башлый. Ул сайлаучыга теркәлү урынында түгел, ә хәзерге вакытта торган урынында тавыш бирү хокукы бирә. Тиешле гаризаны 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә, күпфункцияле үзәктә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.
«6 марттан 11 мартка кадәр Россия һәм Татарстанның барлык участок сайлау комиссияләрендә мондый мөмкинлек булачак», — дип йомгаклады Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
- Быел Россия Президентын сайлаулар була. Тавыш бирү өч көн — 15, 16 һәм 17 мартта дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз