Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кондратьев инде күп еллар дәвамында иртәсен «Татар-информ»нан башлавын әйтте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады. Ул агентлыкның республика мәгълүмат киңлегендә әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте.
«Татар-информ» – Татарстанның иң зур мәгълүмат агентлыгы, тикшерелгән чыганак. Аннан көн саен йөзләгән мең татарстанлы республикадагы һәм гомумән илдәге вакыйгалар турында сыйфатлы һәм оператив мәгълүмат ала», - диде Кондратьев.
Ул шулай ук агентлык белән ТР Үзәк сайлау комиссиясенең нәтиҗәле хезмәттәшлегенә дә игътибар итте.
«Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе агентлык белән мәгълүмати партнерлыкны югары бәяли. Республикада һәр яңа сайлау кампаниясе башланып китүгә «Татар-информ»да аналитик мәкалә чыга. Ә аннары сезнең журналистлар сайлауларның барлык төп этапларын яктырта», - дип ассызыклады Кондратьев.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, агентлык хезмәткәрләре темага тирәнтен бирелеп эшли, сайлау процессын сыйфатлы яктырта һәм сайлау тематикасында чын экспертларга әйләнә. Ул шулай ук агентлык басмаларын шәхсән үзе күзәтеп баруы турында әйтте.
«Яшермим, инде күп еллар дәвамында иртәмне «Татар-информ»да хәбәрләр лентасын караудан башлау гадәтем бар. Үзем өчен мөһим яңалыкларны билгеләп үтәм, оператив язмаларны кызыксынып карыйм. «Татар-информ» минем өчен эш көненә уңай кәеф белән керешүнең бер өлеше» – дип уртаклашты Андрей Кондратьев.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шулай ук редакциягә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм коллективка уңышлар һәм иминлек теләде.
«Хөрмәтле дуслар, сезне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 35 еллыгы белән котлыйм! Уртак эшчәнлегебез, Татарстан журналистикасының иң яхшы традицияләрен саклавыгыз өчен рәхмәт. Иҗади уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз