news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кондратьев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Андрей Кондратьев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде
Фото: Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кондратьев Казанның 75 нче гимназиясендә урнашкан 146 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Ул шулай ук участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты һәм барлык процесс белән танышып чыкты.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауларда катнашуның үзе өчен мөһим шәхси вакыйга булуын әйтте. Аның сүзләренчә, ул балигъ булганнан бирле бер сайлауны да калдырмаган, шуңа күрә үз сайлау участогына килеп тавыш бирүне бурычы дип саный.

  • Татарстанда Дәүләт Думасына сайлау буенча тавыш бирү өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә бара. Сайлау участоклары көн саен 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
news_right_1
news_right_2
news_bot