news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев Чистай сайлау участокларында булды һәм гражданлык активы белән очрашты

Андрей Кондратьев Чистай сайлау участокларында булды һәм гражданлык активы белән очрашты
Фото: http://chistopol-rt.ru

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев булачак сайлауларга әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен Чистайга килде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Беренче чиратта, ул уңайлы мохит булган сайлау участокларында булды. Участокларга керү һәркем өчен уңайлы, шуңа күрә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бинага керү һәм чыгу авыр түгел.Бина эчендә кандидатлар турында мәгълүмат стенды, күзәтүчеләр өчен махсус урыннар, тавыш бирү кабиналары һәм урналар, шул исәптән коляскада утыручы инвалид өчен дә бар.

«Чистайда сайлауларда аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең: коляскада утыручы инвалидларның, начар ишетүче һәм начар күрүче кешеләрнең катнашуына аерым игътибар бирелүен билгеләп үтү сөенечле», — дип билгеләп үтте ул.

Андрей Кондратьев шәһәр хакимияте бинасында да булды, анда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына өйрәнүләр үткәрде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шулай ук шәһәрнең гражданлык активы: сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшь сайлаучылар клубы әгъзалары, беренче тапкыр тавыш бирүче студентлар һәм гаиләләр белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар сайлаулар турында үз фикерләрен актив белдерделәр, аларның әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

«Хәзерге вакытта Чистайда сайлауларга әзерлек дәрәҗәсе югары. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе уңай карашта, аларның сайлауларда, илебез тормышында катнашу теләге зур. Чистайлыларны «ИнформУИК» проектын үстерүләре өчен мактарга телим, аның кысаларында участок сайлау комиссияләре әгъзалары фатирлар буйлап йөреп, халыкка илнең төп сәяси вакыйгасы турында искәртәләр», – диде ул.

Тулырак: http://chistopol-rt.ru/news/jemgiyat/cistailylar-bulacak-sailaularga-aktiv-azerlanalar

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100