Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анатолий ТЕРЕНТЬЕВ
«Съезд Татарстандагы күпмилләтле халыкларның, шул исәптән марийларның да рухи, мәдәни, икътисадый яшәеше мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итәр дип ышанам»
«Съезд Татарстандагы күпмилләтле халыкларның, шул исәптән марийларның да рухи, мәдәни, икътисадый яшәеше мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итәр дип ышанам»
Фин-угор телләре төркеменә керүче марийлар да үзләрен Татарстанда төп җирле халыкларның берсе дип саный. Һәм республиканың сәяси, икътисадый, рухи-мәдәни тормышында аларның да роле зур. Ләкин милләт үз мәнфәгатьләрен үзе кайгыртканда гына яши, җәмгыятьтә лаеклы урын алып тора ала. 3 ноябрьдә Казанда узачак Татарстан халыклары корылтаена шушы милләт вәкилләре зур өметләр багълый, аның уңай нәтиҗәләре булачагына өметләнә. Республикада яшәүче марийлар бу чарага нинди тәкъдимнәр белән килергә җыена? Аларның тормыш-көнкүреше, рухи тормышы проблемалары нидән гыйбарәт? “Татар-информ” агентлыгында уздырылган очрашуда Казан шәһәрендә яшәүче марийларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Анатолий Терентьев әнә шул мәсьәләләр хакында сөйләде.
Анатолий Андреевич, иң элек тарихка күз салып Татарстан җирлегендә марийлар кайчаннан бирле яши һәм бүгенгесе көндә аларның саны күпме?
А.Т.: Тарихи елъязмаларда марийларның бу җирлектәге тормышы хакында төрле фаразлар бар, әмма без үзебезне Татарстандагы төп җирле халыкларның берсе дип саныйбыз һәм аларның тарихи бергәлеге республика тарихыннан аерылгысыз. Гасырлар дәвамында марийлар, республиканың төп титул милләте – татарлар белән дус-тату мөгамәләдә яшәде, Татарстан үсеше өчен үзеннән лаеклы өлеш кертте. Казанны Явыз Иван яугирләре басып алуга бәйле канкойгыч сугышларда да марийлар татар һәм башка халыклар белән бергә көрәш мәйданында булды, кала иминлеге өчен көрәштә җанын фида кылды.
2002 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча бүгенгесе көндә Татарстанда 20 мең марий яши. Казан буенча аларның саны - 3287. Безнең республикакүләм оешмабыз юк, әмма Татарстанда марийларның күпләп яшәгән һәр төбәгендә милли-мәдәни мохтариятләр, милли үзәкләр, җәмгыятьләребез эшли. Шулардан мин, Чаллыдагы марийларның милли-мәдәни мохтарияте, Менделеев һәм Мамадыш районнарындагы марий мәдәни үзәкләре, Әгерҗе һәм Актаныштагы марий җәмгыятьләре, Алабуга районында “Мари памаш” (“марий чишмәсе”) коллективының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтәр идем. Без алар белән һәрдаим элемтәдә торабыз, төрле проектларны да бергәлектә гамәлгә ашырабыз.
Мари Эл республикасы белән элемтәләрегез ничек? Милләтнең телен, мәдәниятын саклап калу юнәлешендә марийларның төп республикасыннан ярдәм бармы?
А.Т.: Хезмәттәшлегебез нигездә рухи, мәдәни, мәгариф өлкәләре буенча уңыш белән бара. Ике ел элек Татарстан Дәүләт Советында Мари Эл Дәүләт Җыены җитәкчелеге һәм депутатлары белән очрашу булган иде. Һәм шул чара кысаларында, ике республика арасында багъланышларга кабат нигез салынды. Марий Эль җитәкчелеге буш кул белән килмәгән, алар Татарстанда, аеруча Казан шәһәрендәге марийларның якшәмбе мәктәпләре өчен зур күләмдә дәреслекләр, башка уку-укыту кирәк яраклары тапшырдылар. Аннан соң безнең үзешчән сәнгать коллективлары Мари Эл сәнгать осталары белән тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлектә. Йошкар-Ола, Волжск һәм башка шәһәрләрдә узучы республикакүләм чараларга алар һәрвакытта да Татарстаннан марий коллективларын чакыралар, без дә үз чиратында, аларны Татарстанга кунакка дәшәбез.

Милли, шул ук вакытта дини бәйрәмнәребезне үткәрүгә һәрдаим игътибар бирәбез. Яңа ел көннәрендәге “Шорык йол”(“Сарык аягы”), мартта “Уй арня” “Май атнасы”, ягъни масленница), июньдә “Пеледыш пайрем һәм “Семык” бәйрәмнәре һәр ел саен гөрләп уза. Марийлар дин ягыннан 2 төркемгә бүленгән, безнең бер өлешебез чукынган, бер өлеш марийлар – мәҗүсиләр. “Суйрем” һәм “Петро” бәйрәмнәре нәкъ менә мәҗүси марийларның махсус аланга, табигатькә чыгып, шунда теләк телүләре һәм андагы агачларга төрле чиккән кульяулыклар бәйләп калдырулары белән үрелеп бара. “Пеледыш пайрем” исә татарның Сабантуена тиң, бу сүзтезмә “чәчәк бәйрәме” дигәнне аңлата. Татарстанда “Семык” бәйрәме инде республикакүләм чара статусына ия һәм анда республиканың барлык районнарыннан марий милләте вәкилләре, Марий Эль һәм марийлар яшәгән башка төбәкләрдән йөзләрчә сәнгать коллективлары, иҗат әһелләре җыела. Соңгы ике ел рәттән ул Менделеевск районында узды. Аңа кадәр дә “Семык” Арча районының Шурабаш һәм Алабуга районының Иске Куклюк авылларында зур оешканлык белән үтте. Киләсе елга бу бәйрәм Минзәләдә узачак.
Мәдәният кына түгел, туган телне саклау, өйрәнү юнәлешендә нәрсәләр эшлисез? Барыбыз да аңлый, тел яшәгәндә генә милләт тә яши дигән сүз.
А.Т.: Әлбәттә, без дә нәкъ менә ана телебезне саклап калу, үстерү максатыннан, Татарстандагы марий мәктәпләренең алга таба да эшләп калуларын телибез һәм республика җитәкчелегеннән шуны сорыйбыз да. Татарстанның марийлар күпләп яшәгән һәр авылында да дип әйтерлек марий мәктәпләре эшләп килә, Казанда исә укучылар Авиатөзелеш районындагы якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнә. Монда без район һәм шәһәр җитәкчелегенең, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының һәрдаим ярдәмен тоябыз. Үз ана телеңне тирәнтен өйрәнергә телисең икән Татарстанда моңа бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Дөрес, алга таба заман таләпләренә җавап бирерлек уку-укыту чаралары, марий телендә төрле компьютер программалары булдырылса, безнең эш өчен яңа мөмкинлекләр дә ачылыр иде.
Марийларның Казанда 1918 елда Бөтенмарий съезды уздырылуга 90 ел тулу уңаеннан киләсе елда Татарстанда зур чара үткәреләчәк. Беренче корылтай исә 1917 елда Башкортстанның Бирск каласында оештырылган була. Казанда узачак чара халыкара конференция формасында узар дип планлаштырабыз. Аны оештыру эшләре башланды инде һәм республика, шәһәр җитәкчелеге моны хуплап чыкты, берүк вакытта Мари Эл республикасы җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Тарихи вакыйгаларга күз салып шуны да ассызыклыйм, марий телендәге беренче басма календарь – “Марла календарь” да 1906 елда нәкъ менә Казан шәһәрендә басылып чыга. Тагын бер чарага әзерләнәбез, ул - Казан шәһәрендә марийларның иҗтимагый оешмасына нигез салынуга 15 ел.
3 ноябрьдә Казанда үтәчәк Татарстан халыклары корылтаена нинди тәкъдимнәр белән киләсез һәм бу чарага нинди өметләр багълыйсыз?
А.Т.: Безне борчыган һәм хәл итүне сораган төп мәсьәлә, ул - һәр милли оешмаларның да финанс яктан ныгытылган базасы булу зарурлыгы. Дөрес, без моңа кадәр ТР милли-мәдәни оешмалары Ассоциациясе тарафыннан финансландык һәм әлбәттә аның бюджеты әлләни зур түгел. Әлеге оешма Ассамблея итеп үзгәртелгәннән соң финанс чыганаклары кайдан буласы, анык билгеләнмәгән. Әлбәттә, һәр милли оешма үзе тырышмаса, синең өчен берәү дә китереп бирмәс. Милли-мәдәни мохтариятләрнең башында торганнар, үзләре нинди дә булса бизнес даирәсе, яки предрпиятие-оешма җитәкчесе булса, аларга җиңелрәктер дә милли чаралар өчен төрле финанс чаралары табуда. Безнең исә әлегә андый лидерларыбыз да юк һәм иганәчеләр табу да бик үк җиңелләрдән түгел. Аннан соң безнең бергәләп җыелыр өчен бер офисыбыз да юк әлегә. Әлбәттә, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы мәктәптә безгә һәртөрле мәдәни чаралар оештыруга рөхсәт бирәләр, әмма мәктәп-мәктәп инде, анда марийларның республика буенча барлык коллективларын да җыю мөмкин түгел. Без, съездга сайланган делегатлар, корылтайда әнә шул мәсьәләләрне күтәреп чыгарга уйлыйбыз. Бу республикада марийларның рухи яшәеше өчен шартлар юк дигән сүз түгел, ә перспективаны күзаллап эш итәргә ниятләвебезне аңлата.
Көндәлек тормышка килгәндә, Татарстанда яшәүче марийларның көнкүреше, Мари Эл халкы белән чагыштырганда бик күпкә югары дәрәҗәдә. Алардагы эшсезлек, заманындагы эре предприятиеләрнең туктап калуы, авыл хуҗалыгының тәмам таркалуы, күп кенә марий авылларының бетүе, безне нык борчый һәм мин үз милләтемнең патриоты буларак, һәрвакыт шул сораулар белән Татарстанга килгән Мари Эл республикасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәм, тик шатландырырлык җаваплар гына ишетелми. Әлбәттә, Мари Элның җирле түрәләре барысын да ал да гөл итеп сөйләргә тырыша, тик ни кызганыч чынбарлыкта алай түгел шул. Юкса, анда да тырыш, хезмәт сөючән халык яши, хуҗалык итү өчен мөмкинлекләр зур.
Әңгәмәне йомгаклап, интернеттан файдаланучыларга Сезнең теләкләрегез.
А.Т.: Татарстан инде Россия, хәтта чит илләр яссылыгында да тынычлык утравы итеп кабул ителде. Һәм бу чын мәгънәсендә шулай да. Республикадагы бар халыкларның да шулай дустанә мәнәсәбәттә, аңлашып яшәве, проблемаларын да әнә шулай җыелышып хәл итәргә алынуы, ул Россиянең тулаем иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Съездның максатын исә без – Татарстанның күпмилләтле халкы бердәмлеген тагын да ныгыту һәм республикада милли сәясәт үсешенең өстенлекләрен билгеләүдә дип аңлыйбыз.
Әлеге форум Татарстандагы иҗтимагый оешмаларга берләшкән 40 ка якын милләт вәкиле, шул исәптән марийларның да рухи, мәдәни, икътисадый яшәеше мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итәр дип ышанам.
Әңгәмәне журналист Сөләйман НӘҖМИЕВ алып барды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз