Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анатолий Шутиков Илһам Шакировны үзенең кумиры дип әйтте
Татарстанның Дәүләт халык уен кораллары оркестры баш дирижеры җырчы белән хезмәттәшлекне рәхмәт әйтеп искә ала.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе, баш дирижеры Анатолий Шутиков мәрхүм Илһам Шакиров белән хезмәттәшлекне сагынып искә ала, җырчыны үзенең кумиры дип атый. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында легендар җырчы белән хушлашу тантанасында әйтте.
«Безнең күпьеллык хезмәттәшлекне рәхмәт белән искә алам. Без Мәскәүнең үзәк концерт мәйданчыкларында, Татарстанның Әдәбият һәм сәнгать көннәре узган Россиянең төрле шәһәрләрендә, әлбәттә, безнең Татар филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясадык», — ди Анатолий Шутиков.
Ул Илһам Шакировны үзенең кумиры дип атый. «Ул уникаль тембр, тавыш, моң белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Илһам Шакировның үлеменнән соң татар җырлары кергән дискография кала. Илһам Гыйльметдин улы, сез һәм сезнең җырларыгыз безнең күңелдә мәңге сакланачак», — диде Анатолий Шутиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз