news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анатолий Фомин: «Замана яшьләре сәясәт белән кызыксынмый, иҗтимагый тормышта катнашмый дигән фикерләр белән килешмим»

Анатолий Фомин: «Замана яшьләре сәясәт белән кызыксынмый, иҗтимагый тормышта катнашмый дигән фикерләр белән килешмим»

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Мин бүгенге яшьләр турында алар сәясәт белән кызыксынмый, иҗтимагый тормышта катнашмый дигән кайбер фикерләр белән һич килешмим. Хакимияткә яшьләр килә башлау моның киресен раслый». Бүген «Молодежь Татарстана» газетасы редакциясендә яшь сайлаучылар өчен уздырылган «кайнар линия»дә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин әнә шулай дип белдерде. Газета редакциясе белән Үзәк Сайлау комиссиясе әлеге чараны Яшь сайлаучы көне алдыннан оештырды. Ул ил төбәкләрендә 2 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк.

Быел Татарстанда яшәүче 20 меңгә якын егет һәм кыз тәүге тапкыр бишенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашачак. Ә гомумән алганда, республикада 18 дән 30 яшькәчә булган гражданнар саны 675593 җитә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе үзенең кереш чыгышында ассызыклап узганча, яшь сайлаучылар бүген республика халкының иң актив социаль төркемен тәшкил итә. Җәмгыятьнең социаль ресурсы булып саналган бу катламга сәясәтчеләр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә зур өметләр баглый. Аларны замана яшьләренең гражданлык, хокукый җәмгыять төзергә ни дәрәҗәдә әзер булуы кызыксындыра. «Яшьләрнең сәяси процесслар белән кызыксынуы хакындагы дискуссияләр актуаль. Әгәр битараф калучылары бар икән, аның сәбәбе, беренче чиратта, яшьләрнең теләкләре булмауда түгел, ә ил, республика сәяси системасындагы үзгәрешләр, заманча сайлау системасы турында тулы мәгълүмат җитмәүдә», – дип саный Анатолий Фомин. Шуңа күрә яшь сайлаучыларның сәяси культурасын күтәрү өчен аңлату эшләре алып бару зарур. Анатолий Фомин фикеренчә, яшь буын белән эшләү сайлаулар чоры белән генә чикләнми. ТР Үзәк сайлау комиссиясе базасында бүгенге көндә студент яшьләр белән эшләү өчен даими лекторий оештырылган, семинарлар үткәрелә. Өч айга бер тапкыр сайлау комиссиясе хезмәткәрләре яшьләр өчен махсус «ачык ишекләр» көне уздыра. Ул Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлеге, сайлауларга кагылышлы законнар белән танышу мөмкинлеген бирә.

«Сәяси тормышта катнашучы актив яшьләр күп. Алар проблемаларга башкачарак карарга ярдәм итә. Шунысы игътибарга лаек: хакимияткә үзгәртеп корулар башында туган 30 яше дә тулмаган яңа буын яшьләр килә башлады. 2005 елда җирле хакимият органнарына сайланган депутатларның 30 проценты шундый гражданнар булуы күп нәрсә турында сөйли. Хакимияткә аеруча эшен башлап җибәргән яшь эшмәкәрләр килә. Базар системасында демократик институтатлар төзүдә катнашып, алар үзбилгеләнергә тели. Бүгенге яшьләр төбәкне, илне, дөньяны борчыган процессларда тиз ориентлаша. Бу процесс федераль дәрәҗәдә дә дәвам итә һәм тизләнә бара». ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе яшьләрнең сәяси активлыгына объектив бәясе әнә шундый булды.

Анатолий Фомин «Молодежь Татарстана» газетасы редакциясендә яшьләр белән аралашу вакытында быелгы РФ Дәүләт Думасына сайлауларның яңа система буенча уздырылуына басым ясады. Быел беренче тапкыр парламентка сайлаулар бары сәяси партияләр исемлеге буенча гына узачак. Белгәнебезчә, Дума сайлауларында 11 партия катнашачак. «Бу – сайлауларның техник яки технологик процедураларының үзгәреше генә түгел, Россиядә парламентаризм принцибы үзгәрә», – ди Анатолий Фомин. Моңа кадәрге чакырылыш Дума депутатлары партия исемлеге буенча һәм бер мандатлы округлардан сайланып килде. Мондый шартларда, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе фикеренчә, халык ышанычлыларына бергәләп милли идеяне эшләү авыррак иде. «Бер мандатлы округлардан сайлаган депутатлар үз округлары мәнфәгатьләрен кайгырту ягыннан бәлки файдалырактыр да, әмма шул ук вакытта аларны илнең алга таба принципиаль үсеш юлын сайлауда берләштерү бик кыен барды. Яңа схема депутатларны ил мәнфәгатьләре өчен берләштерергә ярдәм итә», – дип саный Анатолий Фомин.

Бу сайлаулар тагын шунысы белән дә үзенчәлекле булачак: ул нәтиҗәле эшләп килгән, энергияле ил башлыгының хакимиятттән китәчәге мәгълүм булган шартларда узачак. «СССР тарихында да, яңа Россия тарихында да мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде. Бу сайлауларга зур эз сала», – ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot