news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анатолий Фомин: “Татарстанда сәяси культура артты”

ТР Җәмәгать палатасы рәисе сайлау алды кампаниясе кызыклы һәм тыныч узды дип саный.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Ермакова). ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин сайлау алды кампаниясе кызыклы һәм тыныч узды дип саный. Сайлауларның күп партияле спектрын истә тотканда, бу аеруча мөһим. Ул бу хакта бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Без бүгенге көнгә тавыш бирүчеләр арасында да, кандидатлар арасында да яхшы кәеф белән килдек. Барлык сайлау алды кампаниясе кызыклы һәм тыныч узды, бу аеруча мөһим. Сәяси партияләр һәм аерым кандидатлар үткәргән барлык чаралар Татарстанда сәяси культураның артуын күрсәтте. Без моны дебатлар вакытында да, басылып чыккан язмаларда да күрдек”, - диде Анатолий Фомин. Аның сүзләренчә, май аенда “Бердәм Россия” үткәргән праймеризны да уңышлы һәм дөрес гамәл дип саный.

“Мин кайбер кандидатлар белән очрашуларда катнаштым һәм сәясәт өлкәсендә кызыклы яңа шәхесләр пәйда булганны күрдем. Минемчә, алдан тавыш бирү тәҗрибәсе кереп китәр, чөнки праймериз партиянең үз сафларында аеруча лаеклы кешеләрне сайлауның бердәнбер дөрес юлы”, - дип белдерде спикер.

Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә, аның вәкилләре ТР Үзәк сайлау комиссиясе кайнар линиясендә дә эшли. Ул Россия Дәүләт Думасына бүгенге сайлаулар тыныч үтәр дигән ышаныч белдерде. “Тавыш бирүчеләр дөрес карар кабул итәр дип өметләнәм”, - дип сүзен йомгаклады Анатолий Фомин.

Искәртеп узабыз: бүген Россиядә РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Татарстанда 2 812 сайлау участогы эшли. Барлыгы 2 863 70 тавыш бирүче теркәлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100