news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анатолий Фомин депутатларга 11 октябрьдә узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында сөйләде

11 октябрьдә Татарстанда өстәмә сайлаулар закон буенча узды

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). “11 октябрьдә Татарстанда өстәмә сайлаулар закон буенча узды”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин.
А.Фомин сүзләренчә, 30 нчы Сәйдәш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда 27638 сайлаучы катнашты яки исемлеккә кертелгән кешеләрнең 44,43 проценты дигән сүз.
“Эссен Продакшн АГ” ЯАҖнең генераль директоры Леонид Барышевны яклап 58,21 процент сайлаучы тавыш биргән. Сәйдәш округында барлыгы 9 кандидат теркәлгән иде, 7се үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.
11 октябрьдә шулай ук 21 муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар узды, анда “Бердәм Россия” партиясе җиңүгә иреште, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул шулай ук тавыш бирү нәтиҗәләре буенча судка шикаять бирүчеләр булмавы турында да хәбәр итте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында: “Татарстанда сайлаулар демократик рухта, процедура һәм закон бозуларсыз узды”, - дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100