news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анатолий Фомин Дәүләт Советы утырышында чыгышының бер өлешен татар телендә сөйләде

«Яртысын чын татарча сөйләде. Чын татар дип әйтсәң дә ярый хәзер», - дип бәяләде аның чыгышын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Анатолий Фомин Дәүләт Советы утырышында чыгышының бер өлешен татар телендә сөйләде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин бүген Татарстан Дәүләт Советының 46 нчы утырышында чыгышының бер өлешен татарча ясады.

Анатолий Фомин  «Хәерле көн», дип татарча сәламләде һәм «2018 елда Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте институтлары торышы һәм үсеше турында» докладын тәкъдим итте. «Былтыр Россиядә һәм Татарстанда кискен проблемалар елы булды. Алар күбесенчә палатаның көн тәртибен билгеләде», – дип татарча әйтте ул.

Анатолий Фомин, шулай ук, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, палатаның Казан инновацион университеты базасында уку аудиториясе ачылганын, Россия Конституциясенең 25 еллыгы хөрмәтенә Иҗтимагый палатада «Гражданнар җәмгыяте институтлары үсеше» темасына түгәрәк өстәл узганын да татар телендә әйтте.

Палата рәисе сүзләренчә, пенсия реформасы, торак-коммуналь хуҗалык түләүләре артуы, бәяләр һәм акцизлар үсеше хакимияткә ышанычны арттырмый. «Безгә, җәмәгать эшлеклеләренә, бу вазгыятьтә халык белән даими диалог мөһим». – диде ул.

Анатолий Фомин теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар саны буенча Татарстанның Идел буе округында лидерлык позициясен биләгәнен әйтте. 2018 елның 1 октябренә республикада 5785 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән.

«Игътибарыгыз өчен рәхмәт», дип Фомин чыгышын татарча төгәлләде. «Яртысын чын татарча сөйләде. Чын татар дип әйтсәң дә ярый хәзер», - дип бәяләде аның чыгышын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100